среда, 2 февраля 2011 г.

Рәфис Кашапов: “Бәйсезлек өчен көрәшне дәвам итәчәкбез”


Гамил Камалетдинов (с) һәм Рәфис Кашапов
Чаллы Татар иҗтимагый үзәгенең чираттагы хисап-сайлау җыенында идарә рәисе, аның урынбасары сайланды. 31нче гыйнварда узган җыенда кабаттан да Рәфис Кашапов өчен бердәм тавыш бирелде.

Чаллы ТИҮе нигезнамәсенә күрә, хисап-сайлау чарасы ел саен уздырыла. Әлеге җыенда 2010 елда башкарылган эшләр турында әйтелде. Эшләнергә тиеш булып та эшләнмәгән гамәлләр булган. Анысына төрле мәхкәмә эшләренең, көч структураларының комачау итүе сәбәп итеп күрсәтелде.

2011 елда башкарасы эшләр хакында ТИҮ рәисе урынбасары Гамил Камалетдинов әйтеп китте. Ул эшләрнең кайберләре:

- Русия армиясенә попларны кертүне чукындыру дип санап, аңа каршы көрәшү;
- Экстремизмны милли-азатлык көрәшеннән аера белү турында белдерү ясау;
- Татар мәктәпләрен саклап калуда даими эшләү;
- Әбрар Кәримуллин истәлегенә сәяси чара уздыру;
- Милли Университет, Казанны яклап шәһит киткәннәр истәлегенә һәйкәл булдыруны даими таләп итү;
- Чаллы ТИҮен эш бүлмәсе белән тәэмин итүне сорап хакимияткә мөрәҗәгать итү;
- “Татарстан-Яңа гасыр” үз эшен тулысынча, Чаллы телевидениесе 70%ка тапшыруларын татарча алып баруын таләп итү.


Тавыш бирү мизгеле

Җыенда әйтелгәнчә, бу програмга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелү ихтималы кала. Каюм Исмәгыйлев Чаллы үзәгендә эленеп торган “Сөй гомерне, сөй халыкны...” дигән Тукайның шигъри юлларын кире торгызуда эш башларга тәкъдим итте.

Җыен азагында ачык тавыш бирү юлы белән Чаллы ТИҮ рәисе һәм аның урынбасары сайланды. Катнашкан халык Р.Кашапов һәм Г.Камалетдинов өчен тавыш бирде. Каршылар юк иде. Шулай ук әлеге оешманың рәисе булырга теләүчеләр дә күренмәде.

Сайлаудан соң “Азатлык” хәбәрчесе җыенда катнашучыларга рәис хакында сорау белән мөрәҗәгать итте. “Рәфистән башка бүтән кеше булу мөмкин түгел. Мондый авыр эшне зур басым астында беркем дә башкара алмый. Ул бу эшнең җаен белә. Кемдер рәис вазифасын башкара аладыр, ләкин Р.Кашапов барыбер яхшырак”, дигән җаваплар алынды сорауга.

Кашапов алдагы планнары турында сөйләде: “Без ТИҮ нигезнамәсе нигезендә хәрәкәт итәбез. Дәүләт бәйсезлеге, халкыбыз киләчәге өчен көрәш дәвам итәр”, диде ул.
http://www.azatliq.org/content/article/2294735.html

Комментариев нет: