пятница, 1 апреля 2011 г.

Казанда митинг


Уңнан сулга: Рәфис Кашапов, Габдулла Галиуллин, Габделәхәт Сафин, Галишан Нуриәхмәт

Нурулла мәчете имам-хатыйбы, Татарстанның беренче мөфтие Габдулла Галиуллин хакимиятнең мөфтият эшенә тыгылуына каршылык белдереп, Камал театры янында митинг оештырды.
Митингка 500ләп кеше килде. Чыгыш ясаучылар арасында динчеләр, татар иҗтимагый үзәге вәкилләре булды. Сүз Мәскәү хакимияте астында динне, татар милләтен кысу, бетерергә тырышу хәрәкәте турында барды.

Галиуллин: Телне, динне, дәүләтне – татарны бетермәкчеләр”
Митингны оештыручы Габдулла Галиулллин Татарстанда ислам үсеше аерым көчләрне борчуы, татар милләтен чукындырып, Русиядә тынычлык урнаштыру турында хыялланучылар, имамнарны тентү, вазифадан алу, 13 мартта узган пленумның нәзарәт уставын бозуы, хакимиятнең канунны бозып, дин эшләренә тыгылуы хакында озын чыгыш ясады.
Туксанынчы еллар уртасында хакимият динчеләрне милли хәрәкәттән аерган булса, хәзер берләшү хәрәкәте башланды. Татарстанның беренче мөфтие Габдулла Галиуллин чыгышы – моңа ачыл бер мисал. Путин килүгә милләтчеләргә булган һөҗүм менә хәзер динчеләргә дә күчте.
“Тел, дин, дәүләт ярдәмендә татарны саклау өчен тырышабыз. Татар телен бетерергә бик тырышалар. Моның юлын да таптылар – мәктәпләрне ябалар. Татарстан дәүләтен дә юкка чыгарырга телиләр. Моның да юлын табылды. Элек президентны халык сайласа, хәзер Мәскәүдән генә куялар. Хәтта президент исемен дә бетермәкче булалар. Максатларына ирешеп киләләр.
Бүген татарның үзен, дәүләтен саклап калыр өчен бер генә юл бар. Ул – ислам дине. Динне бетерү өчен нишләргә кирәк? Коммунистлар вакытында дин тамырына балта чабарга теләп, иң зыялы муллаларны аттылар, сөргенгә сөрделәр, үтерделәр. Хәзер дә белемле имамнарны вазифадан ала башладылар. Шуның белән диннең, татарның үсешен туктатырга телиләр”, диде Габдулла Галиуллин.

Татарга һөҗүм бара
Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт бүген татарның диненә дә, теленә дә, җанына да һөҗүм бару турында әйтеп узды. Халыкны 2 апрельдә милли мәгарифне яклау митингына чакырды. Җыен сәгать 11дә Бауман урамындагы Шаляпин һәйкәле янында уза.
“Соңгы өч елда Татарстанда 175 мәктәп ябылды. Кызганыч, барысы да татарныкы. Бу – татар авылын, телен, халкын юк итү сәясәте. Хәзер дингә килә башлаган татарны сәләфиләр белән куркыталар. Каян тапканнар аларны? Хәзер татарны урыс итәсе генә калды”, ди Галишан Нуриәхмәт.

“Козлов отставкага китсен!”

Чаллы татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашапов Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козловны отставкага җибәрергә тәкъдим итте. Халык төркеме моңа ризалык бирде. Бу хәрәкәтне бөтен Татарстан буйлап башлау турында да сүз булды.
“Дингә һөҗүм барган кебек, татар мәктәпләренә, мәгарифкә каршы көрәш бара. Чаллыда гөрләп эшләгән 29нчы татар гимназиясен ябарга җыеналар. 2 апрельдә Чаллыда сәгать икедә шул уңайдан митинг оештырабыз. Дин, тел өчен көрәшергә кирәк. Шәһит киткән ата-баба эшен дәвам итәрбез”, диде Рәфис Кашапов.

Татарстанда Кавказ ясамакчылар
Татар иҗтимагый үзәге вәкиле Гөлфәния Җәләлева, Мәскәү хакимияте Төньяк Кавказдагы кебек Татарстанда да махсус каршылык китереп чыгарырга тели, милли бәйсезлек өчен көрәшүче кавказларны ваһһабилыкта, террорчылыкта гаеплиләр, исламны террор итеп аңлатмакчы булалар, диде.
“Халыкны ваһһабилар белән махсус куркыталар. Моның өчен заказ алган журналистлар, динчеләр бар”, ди ул.

Башта милли хәрәкәт, хәзер дин бетәме?

Митингка килгән Зөһрә Айсина фикеренчә, имамнар демократик шартларда белемле мөфтине сайларга тиеш. Дини белемнәре булмаган имамнар мөфти була алмый.
“Мәскәүгә ярый торган курчак җитәкчеләр куеп, башта милли хәрәкәтне бетерделәр. Хәзер бу хәрәкәт диндә башланды. Моны алдан белгән идек”, ди Айсина.
Урам җыенында элекке мөфти Госман Исхакыйның әнисе Рәшидә абыстай Исхакый да күренде. Аның сүзләренчә, бу митинг аңа дәва булган.
“Исламга зәгыйфьлек килә дип курыккан идем. Моны президент та, башкалар да аңлар. Дингә зыян китермәсләр”, диде Рәшидә Исхакый.

Митингка җыелучылар хакимиятнең Татарстан Диния нәзарәте эшенә тыгылуын туктатуны, Яңа Чишмә башлыгы Вячеслав Козловны эшеннән алуны, нәзарәт уставын бозу сәбәпле, 13 апрельдә узачак мөфти сайлау корылтаен үткәрмәүне таләп иткән резолюция кабул итте.
http://www.azatliq.org/content/article/3544275.html

Комментариев нет: