понедельник, 25 апреля 2011 г.

“Погонлы палачлар”


Бу көннәрдә минем кулыма Уфа шәһәрендә яшәүче мөселман-татарларның мөрәҗәгать-хатлары килеп керде, аларны укыганнан бирле, мин аңыма килә алмый торам. Безнең заманда, 21 гасырда, үз илендә, үз җирендә яшәгән кеше, бары тик мөселман булганы өчен генә, шул хәтле җәберләнергә, ерткычларча җәзаланырга мөмкинме?! Мөмкин икән, бу илдә сине мөселман булганың, намаз укыганың, үз хокукларыңны яклап, урамнарга чыкканың өчен генә дә тәнеңә ток җибәреп кыйнарга, кулларыңа богау салып, башыңа капчык кидереп, тыныңны буарга, Коръән китабы битләрен бәдрәфтә туалет кәгазе урынына файдаланырга (!!!) мәҗбүр итәргә мөмкиннәр икән... Һәм бу явызлыкларны кылучылар урам бандитлары түгел, ә халыкны якларга тиешле хокук саклау органнары хезмәткәрләре – МВД, ФСБның “погонлы палачлары”... Әйе, бу коточкыч хәлләр Рәсәйдә, Уфа шәһәрендә мөселман-татарларга каршы кылынган явызлыклар, һәм алар бу турыда миңа үзләре язып җибәргәннәр...
http://www.mtss.ru/forum/viewtopic.php?p=40716#40716

Комментариев нет: