воскресенье, 3 апреля 2011 г.

Татарстан Җөмһүрияте президенты Рөстәм Нургали улы МИҢНЕХАНОВка



МӨРӘҖӘГАТЬ

РФ Конституциясенең 68 нче матдәсендә: РФ үзенең барлык халыкларының туган телләрен саклау, аны өйрәнү һәм үстерү өчен тулы хокукын, ә 69нчы матдәсендә - җирле халыкларның хокукларын халыкара хокукның гомум танылган принциплары һәм нормалары, РФнең Халыкара шартнамәләре нигезендә гарантияли. БМОның сәяcи һәм иҗтимагый хокуклар хакындагы пактын да, БМО 1960 елда кабул ителгән мәгариф, фән һәм мәдәният өлкәсеендә кыерсытуларны искә алсак – безнең хокукларның чикләнгәнлеге генә түгел, ә хокуклар гамәлгә ашырылмаганлы да ачыклана.
Мәгълүм булганча, Президент Конституциянең гаранты.
Мәгариф өлкәсенә генә тукталып китәбез. Биредә исә без бөтенләй хокуксыз милләт. 3 ел дәверендә татар телендә белем алган укучылардан Бердәм дәүләт имтиханы (ЕГЭ)буенча урысча имтихан таләп итәләр. Шуңа күрә дә Рәсәй күләмендә Татарстанда урта белем бирү дәрәҗәсе 75 урында тора (ТР Мәгариф министры Гыйлметдинов чыгышыннан). ЕГЭ нәтиҗәләре буенча күрсәткечләр түбән дип Яр Чаллы шәһәренең 29 санлы татар гимназиясен ябарга җыеналар. Казанның татар телендәге гимназияләрен һәм мәктәпләрен дә шул ук язмыш көтә. Әгәр, татар телендәге мәктәп – гимназияләрнең көн таләбенә тәңгәл килми торган биналарга урнашканын да исәпкә алсак, ябылу куркынычы бермә-бер арта. 2011-2015 елларда укыту өчен “Киләчәк” дип исемләнгән программа кабул ителсә дә, татар мәктәпләренә ярдәм итү турындагы бүлеккә урын табылмаган. Әмма, шул ук вакытта, 4 санлы татар мәктәбеннән укучыларны куып чыгарып,146 миллион сумга төзекләндерү эшләре алып барылганнан соң бу мәктәпне кадет училищесе итеп билгеләделәр. Шуңа охшаш фаҗыйгаләр бихисап.

Безнең таләпләр:
1.Чаллы 29-нчы татар гимназиясен саклап калырга.
2.Татар мәгарифен җимерүче министр Гыйлметдиновны эштән чыгарырга.
3. Татар телендә белем алучыларга үз телләрендә имтихан тапшыру хокукларын торгызырга;
4. Югары уку йортларына укырга керү имтиханнарын татар телендә тапшыруны һәм һәр югары йортында татар төркемнәре булдыруны гамәлгә кертергә;
5.Татар телендәге мәктәпләрне бүгенге көн таләпләренә тәңгәл китерергә;
6.Казан шәһәрендә, район үзәкләрендә 18, 139 мәктәпләр үрнәгендә татар-инглиз мәктәпләрен булдырырга. 7.Җир шарының төрле төбәкләрендә сибелеп яшәгән күпмиллионлы татар милләте өчен Бөтентатар милли университетын булдыруны тормышка ашырырга (1996 елда Бөтендөнья татар конгрессы Карар кабул итте).

Хөрмәтле Татарстан Президенты!
Татар телле балалар бакчалары, мәктәп һәм югары уку йортлары булганда гына татар халкының киләчәге өметле. Димәк, ул Сезнең кулыгызда! Без шуны Сездән таләп итәбез!
2011 ел 2 апрельда митингта кабул ителде.
Казан ш. Дөрес: М.Мөлеков исемендәге БТИҮ Президиумы рәисе . Галишан Нуриәхмәт

Комментариев нет: