воскресенье, 31 июля 2011 г.

Ачык хат


Сул якта Гамил Камалетдинов.

Татарстан республикасы хөкүмәтБашлыгы Халиков Илдар Шәүкәт улына, массакүләм мәгълүмәтчараларына хезмәт ветераныКамалетдинов Гамил Шафик улыннан.Торак урыны: Яр Чаллы шәһәре,Казан проспекты 18, 12 фатир.
тел. 8 903 318 10 77

Ачык хат


Без дөньяда тиңе булмаганилдә яшибез. Карагыз күпме җир асты һәм җир өсте байлыклары, табигый ресурсларРәсәйдә.
Әгәр дә илебез белән аек акылгаия булган, гадел кешеләр идарә итсә, без бөтен дөнья халыклары өчен үрнәкбулган гүзәл һәм бөек ил булыр идек.
Хәер ил белән мәңге туя белмәс, нәфесләрентыя алмаган караклар идарә иткәндә болар барысы да буш хыял булып кала бирәләр.Нәтиҗәдә халыкның тормыш дәрәҗәсе буенча Рәсәй, гомер бакый ач Намибия,Зимбаббе, Самоли, Венесуэлла, Никарагүя кебек иң артта калган илләрдәрәҗәсеннән югары күтәрелә алмый.
Нәкъ 100 ел элек (Столыпинхөкүмәт башлыгы булганда) Рәсәй халкы ел саен 3 миллинонга артып торган. Әбүгенгесе көндә киресенчә, ел саен шул чама кимеп бара. Халык санын исәпкә алучылар мәгълүмәтләре буенча Рәсәй халкы 142 миллион, ә ЗАГС хезмәткәрләреРәсәй халкы 89 миллион гына ди. Кайсына ышанырга? Әлбәттә ЗАГС хезмәткәрләресүзенә. Чөнки Рәсәйнең теләсә нинди торак пунктларында (шәһәр, авыл, поселок)һәр туган бала, һәр үлгән кеше теркәлеп бара һәм ул мәгълмәтләр Мәскәүгә квартал саен барып ирешә.
Димәк без 89 миллионга калганбызикән, без инде үлеп баручы илгә калганбыз булып чыга. Илдә ел саен 6 миллионаборт теркәлә (теркәлмичә генә тумас борын үтерелгән балалар күпме билгесез).Ирекле көннәнәлбәттә инде хатын-кыз мондый адымга бармый.
Бүгенгесе көндә яшьләр өчен авырпроблема торак мәсъәләсе, дөресрәге җир мәсъәләсе. Җир, йорт салып керүгәкараганда 2 тапкырга диярлек кыйбатрак.
Бу мәсъәләдә Иваново өлкәгубернаторы бик тә вакытлы, бик тә мөһим эш эшләгән: 3 балалы гаиләләргә бушлайҗир биреп. Рәсәй президенты Д. А. Медведев бу мөһим эшне бөтен Рәсәй буенчаэшләргә кушкан. Рәсәй төбәкләрендә, урыннардагы чиновниклар ничек карарлар бумәсъәләгә. Мә инде авызың тыгылсын диеп шәһәрдән 30-40 км ераклыкта бире“куандырырмы”. Бирмәс өчен 150 төрле сәбәп табып, әлегә бездә андыймөмкинлекләр юк диеп алдап, 10-15 елга сузарлармы, билгесез.
Илдар әфәнде!
Татарстанда бу мәсъәлә кайчан каралачакһәм уңай хәл ителәчәк.
Миңа бу мәсъәлә буенча Чаллышәһәр башкарма комитетына күп тапкырлар мөрәҗәгать итәргә туры килде. Ялганһәм буш отпискалар белән җавапладылар. 2-3 ел милициядә эшләп “куандырган”бәндәләр бушлай җир участоклары алып йорт салып керделәр, ә мин Чаллыда 30 елбуена иң авыр, иң зарарлы эшләрдә эшләп хезмәт ветераны булып пенсиягә чыктым,миңа юк. 3 баламның 2-се инвалид, 6 кеше 28 кв. 2 бүлмәле фатирда көн күрәбез.Мондый шартларда яшәгәч 35 яшьлек улыбыз һәм киленебез балалар булдырырга атылып тормыйлар әлбәттә. Шәһәребездә Казан – Уфа трассасы буйлап, СидоровкаСарман борылышына кадәр уң һәм сул яклап, Орловка авылынан ЗЯБ бистәсенә кадәр дистәләгән гектар җирләр буш ята. Ач күзле, муеннарыннан ришвәткә кереп баткан чиновниклар һәрберсе үзенә 2-3 коттедж төзеп куйган, ә безгә гади халыкка җирбирмәс өчен җан тартышалар. Югыйсә берәү дә бу фани дөньяга мәңгелеккәкилмәгән, аларның урлап җыйган миллиардлары да, коттеджлары да калачак, улхарам маллары өчен ничекләр җавап бирерләр Аллаһ алдында, ул турда уйламыйлар.
Гамил Камалетдинов.

Комментариев нет: