пятница, 26 августа 2011 г.

ТИҮ татар мәктәбен саклауны таләп итә


Җомга көнне Татар иҗтимагый үзәге Казанда татар мәктәпләренең ябыла баруына ризасызлык белдереп, урам җыены уздырды. “Ак Барс” мәдәният үзәге алдындагы мәйданда оештырылган әлеге чара башкала укытучыларының август җыелышы барган вакытка туры китерелде.
Каршылык чарасына Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре “Президент Медведев, татар халкын министр Фурсенкодан сакла”, “Империя эшли! Быел Русиядә 600 мәктәп, ә Татарстанда 188 татар мәктәбе ябыла, 262се кыскартыла”, “Дәүләт телләрендә белем бирү – Татарстанның эчке мәсьәләсе”, “Мәктәп бетсә, авыл бетә – авыл бетсә, милләт бетә”, “Президент Миңнеханов! Нигә вазифагызны үтәмисез? Татар теле Татарстанда нигә дәүләт теле түгел?” дигән һәм башка шигарләр күтәргән иде.

“Татарстанда 188 мәктәп ябыла, 262се кыскартыла”
Татар Иҗтимагый Үзәге җитәкчесе Галишан Нуриәхмәт сүзләренчә, татар мәктәпләрен бетерү “үзәге” нәкъ менә Татарстан башкаласында урнашкан. Миллионнан артык кеше яшәгән Казанда бармак белән генә санарлык татар мәктәбе бар. Ә инде татар балалар бакчалары тагын да аз.
"Без шушы хәлне халыкка, бигрәк тә җыелыштан чыгачак укытучыларга, мәгариф, шәһәр түрәләренә җиткерү өчен, нәкъ менә шушы урынны һәм шушы вакытны сайлап алдык", дип белдерә ул.
"Русиядә ябылган 600 мәктәпнең күбесе – Оренбур, Башкортстан, Төмәндәге татар мәктәпләре. Ә Татарстанда гомер булмаган хәл: “Без булдырабыз” дип, быел 188 мәктәп ябыла.
Бөтен дөньяда яңа мәктәпләр ачу турында сүз барган вакытта бездә – киресенчә. Болар белән беррәттән Татарстанда 262 мәктәп кыскартыла, ягъни башлангычка калдырыла. Киләсе елларда боларын да шушы 188 мәктәп язмышы көтәчәк", ди Галишан Нуриәхмәт.

“Мәгариф министрыннан өмет юк”
Галишан Нуриәхмәт сүзләренчә, ТИҮ бу мәсьәлә белән Татарстан мәгариф министрына да мөрәҗәгать итеп караган.
"Татарча да белми торган мәгариф министрыннан нәрсә көтәсең инде? Ул инглизчә белә икән дип сөйлиләр. Аның инглизчә белүе бик яхшы, ләкин татарча белмәгән, бер көн дә укытмаган мәгариф министрыннан бернәрсә дә көтеп булмаячагын без инде аңладык", ди белдерә Татар Иҗтимагый Үзәге җитәкчесе Галишан Нуриәхмәт.

Татар яшьләре ник битараф?
20 елдан бирле шушындый каршылык чарасында катнашып килгән Римма Котлыбаева исә, мәктәпне бетерү милләтне бетерүгә китерәчәк, ди. Аның сүзләренчә, татар яшьләре үзләре дә тел мәсьәләсенә битараф карый.
"Күбесе, минем гаиләм бар, эшем, балаларым, ирем-хатыным бар, мин кайдан вакыт табыйм, ди. Аннан соң хәзер яшьләрне мондый каршылык чараларына чыкмасыннар өчен куркыталар да бит. Укыган урыннарыннан чыгарып ташлыйлар. Безне дә заманында бу эшләрдә йөргәнебез өчен эшебездән чыгарганнар иде.
Хәзерге вакытта милләтләрне бетерү эше бара. Әмма Аллаһы Тәгалә, “Мин кешеләрне яшәве күңелле булсын өчен кавем-кавем яраттым”, дип әйткән бит. Түрәләребез динне дә, халыкны да бердәй яратсын иде", ди Римма Котлыбаева.
Татар Иҗтимагый Үзәге вәкиле Энҗе Даутова: "Татар теленә дәүләт тарафыннан игътибар булмаган очракта, халык тарафыннан да игътибар аз булачак. Туган телне халык белән дәүләт бер булып сакларга тиеш", ди.

“Телен бетереп, баланы маңкортка әйләндерәләр”
"Без монда, үзебезнең Татарстан республикасында татар теленең бетеп баруына канәгатьсезлегебезне белдерергә дип килдек. Татар телебез беткәннән-бетә бара", ди Энҗе Даутова.
Аның сүзләренчә, мәктәпләрдә, дәүләт оешмаларында сөйләшү рус телендә булгач, татарлар да рус телендә сөйләшергә мәҗбүр кала. Әмма халык та үз теленә, үз тарихына карата битарафлык күрсәтә.
"Дәүләтебез Мәскәүгә ярарга тырышып, мәктәпләребезне бетереп бара. Хәтта татар телендә тәрбия бирүче балалар бакчалары да бик аз. Ягъни нигездән үк инде милләтне бетерү бара.
Әгәр бер бала, балачагыннан ук үз туган телендә әйбәтләп сөйләшә белми икән, туган телнең хисләре йөрәгенә керми икән, татарлык бетә ул. Бәлки татар телен онытмас та ул бала, бәлки алга таба сөйләшер дә, әмма аның йөрәге үз халкы өчен әрнеми торганга әйләнә. Ягъни маңкортка әйләнә андый бала", дип белдерде Энҗе Даутова.
Шуны да әйтергә кирәк, Татар Иҗтимагый Үзәге күтәргән шигарләргә “Ак Барс” мәдәният үзәгендә узган җыелыштан чыккан укытучылар аз игътибар итте.
Аларның күбесе татар мәктәбенең, татар милләтенең киләчәген кайгыртып торган ТИҮ әгъзаларын читләтеп үтү ягын карады. Шул исәптән мәгариф түрәләре дә.

http://www.azatliq.org/content/article/24309089.html

Комментариев нет: