понедельник, 3 октября 2011 г.

"Кисәтү" ("Предостережение")



Бүген, ягъни, 3 октябрь көнне, Чаллы шәһәрендә иртән иртүк, Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмованың яшәгән квартирасына ФСБ хезмәткәре килә һәм аңа прокуратурадан чакыру бирә. Казахстанга юлга чыгарга әзерләнеп торган Фәүзия Бәйрәмованы,ФСБ машинасына утыртып, Чаллы прокуратура бинасына алып китәләр. Прокурор ярдәмчесе Фәрхетдинов Илшат аңа урыс телендә язылган "Кисәтү" ("Предостережение")не кычкырып укып чыга. Анда Фәүзия Бәйрәмованың интернетта торган "Татар халкына мөрәҗәгате" һәм "Мы татары, а не русские!" мәкаләләре тәнкыйтьләнә, аларда экстремизм билгеләре барлыгы әйтелә.Әәгәр алга таба да шулай язуын дәвам итсә, аңа каршы җинаять эше ачылачагы турында кисәтелә. Фәүзия Бәйрәмова бу кисәтү белән риза түгеллеген язып, имзасын куя, ул "Мин татар халкының империя тарафыннан юк ителгән хокукларын яклыйм, ә бу эсктремизм була алмый. Үзем исән вакытта алга таба да милләтемне яклаячакмын. Мин үлгәч тынычланырсыз, ул вакытта да миннән калган китаплар минем эшемне эшләр, иншаллаһ!" дип язып бирә. Фәүзия Бәйрәмова органнар тарафыннан ясалган бу адымны сайлаулар алдыннан милли хәрәкәтне, аның лидерларын куркыту өчен эшләнә, дип бәяли.

Милли Мәҗлеснең матбугат үзәге.
2011 ел, 3 октябрь.

Комментариев нет: