среда, 23 ноября 2011 г.

Чаллыда Тукай һәйкәле ачылды


Һәйкәл ачылышы. Чаллы, 22 ноябрь 2011 ел
Чаллыда Тукай һәйкәле ачылды
Илдар Халиков чыгыш ясый

Һәйкәл ачылу тантанасында алдан сөйләнгәнчә президент Миңнеханов та, Дәүләт шурасы рәисе Мөхәммәтшин да түгел, премьер-министр Илдар Халиков катнашты. Тантана чарасында һәйкәл әһәмияте турындагы сүзләр белән бергә бакыр сынның эчтәлеген тәнкыйть итүчеләр дә булды.

Тантана алдыннан Чаллының татар драма театрында шәһәр язучылар берлеге җитәкчесе Вахит Имамов рәислегендә “түгәрәк өстәл” уздырылды. Анда Казаннан килгән язучылар Илфак Ибраһимов, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Камал театры директоры Шамил Закиров, Чаллы хакиме урынбасары Флера Андреева, укытучылар, студентлар, сәнгать кешеләре катнашты.
Илфак Ибраһимов үз чыгышында: "Татарда һәйкәл кую традициядә булмаса да, Тукайга һәйкәл ачу – яхшы күренеш. Тукайны маяк итик”, кебек сүзләрне җиткерде.
“Искиткеч күренеш! Тукайны күтәреп, халыкны күтәрәбез!”, диде Разил Вәлиев. Ә Роберт Миңнуллин фикеренчә, “һәйкәл булгач, Чаллы тагын да тукайлашыр, татарлашыр”. Роберт әфәнде шулай ук Уфа каласында да Тукайга һәйкәл кую эше баруын искә алды.
Сүз Айдар Хәлимгә дә бирелде. Ул мәгарифтәге вазгыятьне Тукай һәйкәле белән бәйләп күрсәтергә омтылып, чыгышын алдарак әйтелгән “татарда һәйкәл кую гадәте булмаган” дигән фикергә ялгап китте.
“Әйе, безнең милләттә ташка, һәйкәлгә табыну гадәте юк. Әмма совет системасы безне шушы сферага куып кертте. Безнең дә, башка халыклар кебек, үзебезгә ихтирам күрәсе килеп, һәйкәлләр булдырасыбыз килә. Бу табигый. 1913 елларда безне муллалар, мәдрәсәләр саклый иде. Бер-ике генә катнаш никах булгандыр. Татар дөньясы шулай сакланган.
Һәйкәл ачылу – бик зур вакыйга. Ләкин без җитдиме? Соңгы 10 елда мәктәбебезне югалту түбәнлегенә төштек. Безне матбугатсыз калдырдылар. Һәйкәл куеп кына бу хәлдән чыгып булмый.
Миллион таш, сын куйыйк. Аларга табынып, иртәгә чүпкә әйләнәчәк чәчәк салып кына, милләт алдындагы бурычлардан котылып булмый. Мәктәп бетүне һәйкәл төзү белән генә алыштырып булмый.
Татар телен үстерү турында урыс телендә киңәшмәләр уздырабыз. Андый киңәшмәләр татар телен үтерү турында гына була. Бүгенгегә куанам, сөенәм. Ләкин һәйкәлләр белән артык йокыга сабышмыйк.
Һәйкәлләрне шүрәлеләштерү тенденциясе күзәтелә. Мәскәүдә түбәтәйсез Тукай. Алдына кем икәне язылмаган, артында гына. Тукай янына Су анасын, Шүрәле кую мәҗбүриме? Пушкин янына Балданы куймыйлар бит. Татар белән бәйләнгән ниндидер кызык кирәк аларга. Кемнәрнең ничек уйлавын без беләбез. Алар, халыкның күзе юк, дип уйламасын.
Шулай да Тукай алдында булган бурычыбызның бәләкәй генә өлешен эшли алуыбыз белән котлыйм”, диде Айдар Хәлим.
“Түгәрәк өстәл” сөйләшүеннән соң халык һәйкәл куелган урынга юнәлә. Биредә “Тукай маршы” белән һәйкәлне каплаган ак япманы алалар. Тантанада сүз алган Илдар Халиков чыгышын татарча башлый.
“Бүген бөтен ил өчен тарихи вакыйга: Чаллы уртасында Тукай һәйкәле ачыла. Бу башлангыч өчен Чаллы хакименә, чаллыларга рәхмәт. Тукай безнең халык өчен бөек кеше генә түгел, татар тарихының зур символы булып тора”, диде премьер-министр.
Ә менә Чаллы хакиме Васыйл Шәйхразиев тантанада урысча гына чыгыш ясавы белән күпләрне гаҗәпләндерде.

Һәйкәл берәү – фикер күп
Шушы ике түрә һәйкәлгә чәчәк тулы кәрҗин куйганнан соң тантана тәмамлана. Ләкин җыелган халык, язучылар, милли хәрәкәт вәкилләре әле озак таралмый. Фикер алышалар, бәхәсләшәләр.
Әнә, һәйкәлне иҗат итүче Владимир Демченко кырына Айдар Хәлим баскан, һәйкәлнең үзенә ошамаган, кимчелек дип санаган урыннары хакында нәрсәдер исбатлый. Кемнәрдер никахлашучы яшьләрне киләчәктә бирегә алып килү турында гәпләшә. Ә без куелган һәйкәл хакында әңгәмә оештырабыз.
Шагыйрь Мирһади Разов һәйкәлнең урыны белән риза түгел: “Минем иҗатымда да Тукай рухы һәрвакыт чагыла. Һәйкәл ачылу – зур вакыйга. Без моны күптән көттек, хыялландык та. Ләкин аның урыны монда булырга тиеш түгел иде кебек. 300 метрлап Азатлык мәйданы ягынарак куйсалар, дөресрәк булыр иде. Мин Тукайны калкурак итеп, биектәрәк күрдем хыялымда”, ди Разов.
Чарада катнашкан ТИҮ рәисе Рәфис Кашапов та һәйкәлнең кайбер җитешсез якларын санады: “Тукай һәйкәле үзе ошый. Ләкин кырында “Кисекбаш” булу, урыс кешесе ясавы ошамый. Бездә осталар юкмыни? Тукай түбәтәйсез тора. Тантана да күбрәк урысча барды” дип, алган тәэсирләре белән уртаклашты Кашапов.
Чаллыда яшәүче язучылар Факил Сафин, Рәшит Бәшәр “Һәйкәл нинди генә булмасын, аның куелуы, булуы – шәһәр өчен зур вакыйга, дәрәҗә”, дип саныйлар.
Гафиулла Газиз
http://www.azatliq.org/content/article/24399535.html

Комментариев нет: