суббота, 24 декабря 2011 г.

Сахаров проспекты: оппозиция яңа таләпләр куйды



24 декабрьдә Мәскәүнең Сахаров проспектында үткән каршылык чарасында, оештыручылар әйтүенчә, 120 меңләп кеше җыелган.

Шимбә көнне Русиянең күп кенә шәһәрләрендә думага сайлау вакытындагы хәрәмләшүләргә ризасызлык белдергән чираттагы урам җыеннары үтте. Мәскәү җыены бу юлы Сахаров проспектында узды.

Чарада танылган сәясәтчеләр, активистлар, җәмәгать эшлеклеләре чыгыш ясады: Леонид Парфенов (видео чыгыш), Алексей Навальный, Юрий Шевчук (видео чыгыш), Борис Акунин, Дмитрий Быков, Борис Немцов, Артемий Троицкий, Виктор Шендерович, Михаил Прохоров, Илья Яшин, Григорий Мельконьянц, Гарри Каспаров, Владимир Познер (видео чыгыш), Евгения Чирикова, Евгений Ройзман, Ксения Собчак, Геннадий Гудков, Олег Смолин һәм башкалар.

Митингта катнашучылар резолюция кабул итте. Ике атна элек Сазлык мәйданында куелган һәм хакимият тарафыннан үтәлмәгән биш таләпкә тагын икәү өстәлде:
Сәяси тоткыннарны кичекмәстән азат итәргә.
Сайлау нәтиҗәләрен көчтән чыгарырга.
Чуровны эшеннән алырга, хәрәмләшүләрне тикшерергә, гаеплеләрне җәзага тартырга.
Оппозициядәге фиркаләрне теркәргә. 2012 елның февраленнән дә калмыйча фиркаләр турында яңа канун кабул итәргә.
Думага яңа гадел сайлау үткәрергә.
Мәскәүдә сайлаучылар берләшмәсе төзергә.
Ватандашларга өндәү: 2012 елның 4 мартында узачак сайлауда Путинга бер генә тавыш та бирмәскә.

http://www.azatliq.org/content/article/24431847.html

Комментариев нет: