среда, 11 января 2012 г.

Игълан!



2012 елның 24 июнендә татар халкының бөек кахарманы, ислам дине, азатлык өчен көрәшкә халкыбызны күтәргән, батырларча үлем кабул иткән мулла Батыршаның(Абдулла Алиев) үлеменә 250 ел тула! 18нче гасырда Рәссәй империясенең мөселманнарны чукындыру, миссионерлык сәясәте бик көчле үткәрелү нәтиҗәсендә халыкның баш күтәрү очраклары күп була. Нәкъ шул чорга туры килә дә инде Батыршаның яшәү чоры һәм шул вакыйгалар аның тынгысыз күңеленә нигез сала да инде. Батырша үз вакыты өчен бик яхшы белемгә ия була, берничә мәдрсәдә укый, мулла була. Һәм аңа шул халык күтәрелүләрнең оештыручысыларының берсе булырга язгандыр инде. Халык күтәрелүе ул теләгәнчә һәм әзерләгәнчә узмаса да, дәүләт тарафыннан басылса да, нәтиҗәләре күзгә чагылып тора!

Нәкъ менә Батырша күтәрелеше(восстаниесы) 1755 елда ул вакытта бик көчле, татар-мөселманнарны чукындыру эшләрен туктата, ислам динен, милләтебезне юкка чыгарудан саклап калу мөмкинлеге бирә! Аннан тыш нәкъ менә Батырша төркичелек идеяларын күтәреп калдыра. Үз милләтенең тарихын яхшы белә торып, ул татарларның төрки халыклар белән берләшергә, бер-береңә теләктәшлек күрсәтүе кирәк икәнен яхшы аңлаган! Батырша татарларның милли бәйсез дәүләт өчен көрәш алып барган! Шуның белән беррәттән Батырша социаль гаделсезлеккә каршы чыга.

1757 елның уртасында аны мәңгегә Шлиссельбург крепостена ябалар. 1762 елның 24 июнендә богаулары эленгән килеш ул балта тотып патша сакчыларына ташлана, аларның дүртесен юк иткәннән соң үзе дә батырларча һәлак була!
Милләтебез өчен шактый күп эшләгән ул шәхесне искә алырга, аның турында хәтерне милләттәшләребезгә, алдагы буыннарга тапшырыр өчен, без “Азатлык” Татар Яшьләре Берлеге, бөтен татар милли хәрәкәте исеменнән 2012 елны БАТЫРША елы дип игълан итәбез! Ел буена Батыршага, азатлык өчен көрәшкән башка кахарманнарыбызга карата төрле чаралар үткәрәчәкбез, барлык эшләребезне Батырша истәлегенә башкарачакбыз!
Татар милли оешмаларын
ел буенаБатыршага багышланган чаралар, кичәләр үткәрергә чакырабыз!
Татар матбугатын, татар журналистларын ел буена Батыршага багышланган язмалар булдырып, халкыбызга аның турында мәгълүмәт җиткерергә чакырабыз!

Татар язучыларын, шагыйрь, композитор-җырчыларын Батыршага кагылышлы әсәрләр, җырлар, шигырьләр иҗат итәргә чакырабыз!
Бөтен милли җанлы татарларга мөрәҗәгать итәбез, Батырша турында мәгълүматны барлык мөмкинлекләрне кулланып бөтен татарларга җиткерүегезне сорыйбыз!
Яхшы булыр иде әлбәттә, Батыршага Казан үзәгендә һәйкәлдә куйсак! Әмма хәтта Казанны яклап киткән ата-бабаларыбызга да һәйкәл куерга курыккан Татарстанның колониаль администрациясенең Батыршага һәйкәл куюына без ышанмыйбыз һәм алардан шул эшне эшләүне сорап, таләб итүдән мәгънә күрмибез!
Тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк диләр. 2012 ел безнең хәтеребезне яңарту елы булсын! Милләтебез өчен башларын салган, БАТЫРША кебек шәхесләребезне онытырга хакыбыз юк! Аларны искә алып, рухларына дога кылыйк, үрнәк алыйк, эшләрен дәвам итик!
Милләтебез кахарманы БАТЫРША халкыбызның күңелендә, йөрәгендә булсын!
Батыршаның милли бәйсезлек өчен көрәше бүгендә дәвам итә!
Килер әле бер көн Батыршага да, башка кахарманнарыбызгада һәйкәл куелачак ИншАллах! Ә әлегә алар турында хәтерне йөрәгебездә саклыйк милләттәшләр!

Халкыбызның якты киләчәге өчен яшибез һәм эшлибез без бүген!
Игълан "Азатлык" Татар Яшьләре Берлегенең гомум җыелышында бертавыштан кабул ителде!
Татарстан, Казан. 10.01.2012ел.
"Азатлык" Татар Яшьләре Берлеге рәисе
Наил Нәбиуллин.


"Азатлык" Татар Яшьләре Берлегенең гомум җыелышында Батырша (мулла Абдулла Алиев) үлеменә 250 ел тулуы уңаеннан кабул ителгән игъланны хуплыйм. Батырларча Ислам юлында шаhит булган, соңгы сулышына кадәр милләтебезнең киләчәге өчен көрәшүчегә мәңгегә дан! Барлык татар дөньясындагы яшьләрне татар милли сәяси оешмаларына"Азатлык" Татар Яшьләре Берлегенең мөрәҗәгатен хупларга һәм аларга кушылырга чакырам. Кахарман Батыршага багышлап 2013 елны төрле югарылыкта, дәрәҗәдә чаралар үткәрергә, ошбу чаралар чынлап та милләтебезнең дини, милли рухын күтәрәчәк.
Яр Чаллы ТИҮ рәисе Рафис Кашапов.

Комментариев нет: