суббота, 14 января 2012 г.

Путин командасы интернет белән дуслаша алмый


Владимир Путин сәхифәсендә укучыларның аны хакимияттән китәргә чакыручы мөрәҗәгатьләре мактау сүзләренә алыштырыла.
Заманында интернетны мыскыллап “50 процент порнография” дип атап кире каккан Русия премьер-министры Владимир Путин бу атнада интернетта бигрәк тә кыен хәлгә калды. Русия халкының интернетка керүе артканнан арта барганда, Путинның да бу төр медианы кулланудан башка чарасы юк.
12 гыйнварда ул чаңгы шуган, хоккей уйнаган, балык тоткан, атка атланган фотоларын урнаштырып сайлау каммпаниясе сәхифәсен ачып җибәрде. Әмма сәхифәгә язылган беренче иң популяр комментарлар аны һич тә сөендерерлек түгел иде.
Андрей Антоненконың “Зинһар, сәясәттән китегез. Хакимиятнең наркотик булуы аңлашыла, әмма бу хөрмәткә лаеклы адым булачак”, дигән язмасын тавыш бирүчеләрнең 92 проценты хуплап, 8 проценты гына кире кагып чыккан иде.
Аркадий Вишневның “Президент сайлаудан үз намзәтегезне кире алырга Сезгә ныклап киңәш итәм. Хәзер бу адым Сез ил өчен эшли алган гамәлләрнең иң файдалысы булачак” дигән сүзләрен хуплаучылар исә 95 процентка җитте.
Күренекле блоггер Светлана Сорокина да “вәзгыятьне инкыйлаб хәленә җиткермәү өчен” Путинны премьер вазифасыннан китәргә һәм сайлаудан үз намзәтен кире алырга чакырды.
Михаил Мешков исемле берәү исә “Мин сездән ардым. Сезгә 12 ел буе түздем инде, әмма берни дә үзгәрми. Минем күп кенә дусларым, әгәр сез сайлауда җиңсәгез, Русиядән китү турында уйлый. Сезгә шул кирәкме? Безгәме? Миңа түгел. Минем нормаль илдә яшисем килә. Шуңа күрә бик соң булганчы китегез дип язды һәм бу укучыларның күпчелеге бу сүзләрне дә хуплады.
Тик Путинны хурлаучы бу сүзләр тиз арада аны мактаучы, цензура кертергә чакыручы язмалар белән алыштырылды. Шулай да мондый мактауларны ошатучылар әле бик аз.
Путинның сайлау кампаниясе сәхифәсе язмалар алыштырылганчыга кадәр һәм алыштырылганнан соң​​
Бу хәл Кремльнең интернеттагы уңышсызлыкларының чираттагы берсе генә.
Президент Дмитрий Медведевның бәхәсле дума сайлавыннан соң протест белдерүчеләргә Facebookта мөрәҗәгать итү омтылышы да тәнкыйть язмаларына күмелде.
Иминлек хезмәтләренә якын торуда шикләнелгән Livenews.ru сәхифәсе Борис Немцовның башкалар турында ямьсез сүзләр әйткән телефон сөйләшүе язмасын интернетка чыгаргач исә интернеттагы оппозиция Немцовны читкә куеп игътибарны бу язманың тупас рәвештә канун бозу булганлыгына юнәлтте.
Бу уңышсызлыклар кайбер күзәтүчеләрнең Путин командасы интернетны һәм яңа сәяси киңлекне аңлый алмый дигән сүзләрен куәтли.
Наиф Акмал http://www.azatliq.org/content/article/24451090.html

Комментариев нет: