суббота, 11 февраля 2012 г.

Казан урыслары татар телен өйрәнә башлады - Русские учатся говорить по-татарски


Казан федераль университетының түләүсез татар теле курсларын оештыруы турында “Азатлык” хәбәр иткән иде. 10 февраль көнне беренче дәресләр башланып та китте. КФУда түләүсез татар теле курслары ачыла
“Гомердә булмаган хәл! Әле бер атна элек язылучылар саны 900ләп булса, бүген алар инде 1200дән артып китте. Халык агыла да агыла. Әле курсларга язылган кешеләр буенча статистика юк. Ләкин исемнәрдән күренә: башлангыч төркемгә күбесенчә урыслар языла”, дип сөйләде “Азатлык” хәбәрчесенә КФУның филология һәм сәнгать институтының матбугат хезмәте җитәкчесе Сөләйман Нәҗмиев.
Татар теле ике дәрәҗәдә укытыла. Татарча бөтенләй белмәгәннәр башлангыч төркемгә языла, Тукай телендә берникадәр аралаша алган кешеләрне дәвам итүчеләр төркеменә яздыралар. Барлыгы 39 төркем. Шуларның 14е – башлангыч төркемнәр. Калган 25е – дәвам итүчеләр төркеме. Һәрбер төркемдә 15тән алып 20гә кадәр кеше укый.
Иң элек курсларны фәкать кичке якта гына уздыру каралган булса да, тыңлаучылар белән гомуми очрашу узганнан соң, дәресләрне көндез дә үткәрергә карар кылганнар. Нәтиҗәдә 900ләп кеше татарча өйрәнә алсын өчен, КФУ мөгаллимнәре иртәнге сәгать 8дән алып кичке 8гә кадәр эшләргә мәҗбүр. Көндез студентларын укытсалар, кичке якта курсларда белем бирә алар.
​​Кадрия Фәтхуллова – шундый мөгаллимнәрнең берсе. Бүген ул дәрескә беренче тапкыр килгән кешеләрне “Исәнмесез!” дип сәламләде. Аның төркемендә ничә кеше шөгыльләнәчәк – әлегә билгесез. Чөнки кешеләр саны һаман арта тора. 20гә якын кеше арасыннан икесе генә татар булып чыкты. Калганнары бөтенесе – урыс исемле кешеләр. Араларында яшьләр дә, урта буын вәкилләре дә, өлкәннәр дә бар.
Сергей Володин кызы Анастасия белән дә Кадрия Фәтхуллова төркеменә эләкте. Сергей әфәнденең тормыш иптәше – татар. Тик кызлары татарча сөйләшми дә, аңламый да диярлек. “Мәктәптәге программа буенча яхшы укыйм шикелле. Тик әниемнең телен беләсем килә”, ди Анастасия. Сергей әфәнде кызының сүзләренә ияреп: “Мондый мөмкинлек иртәрәк булган булса, һичшиксез, өйрәнер идем. Без бит Татарстанда, татарлар арасында яшибез”, дип дәвам итә.
​​Укыту методикасы коммуникатив ысулга нигезләнгән. Кешеләрне татар теленең орфографиясе, синтаксисы һәм пунктуациясе белән йөдәтеп тормаячаклар. “Иң мөһиме – телләре ачылсын”, ди Кадрия Фәтхуллова. Һәм беренче дәресен башлап җибәрә: “Татарлар бер-берсенә кешенең әтисенең исеме белән түгел, ә “әфәнде”, “ханым”, “туташ” сүзләре белән эндәшә. Мәсәлән, “Мин – Кадрия ханым. Ә сез кем?”. “Ә мин – Сергей әфәнде”, дип җавап кайтара Сергей Володин.
Курслар өч ай дәвам итәчәк. Барлык теләүчеләр дә беренче дулкынга эләгә алмау сәбәпле, февраль азагында курсларның икенче дулкыны башлана. “Үзебез дә аптырап калдык. Хәер, татар теле белән кызыксынуның артуы табигый күренеш, чөнки Татарстанда хөкүмәт эшендә эшләргә тиешле кешеләргә хәзер таләпләр артты. Алар өч телдә: урысча, татарча һәм инглизчә аралаша белергә тиеш. Күрәмсең, халыкның бушлай дәресләрдән файдаланып каласы киләдер”, дип сөйли Сөләйман Нәҗмиев.
Татар теле курсларын Татарстан министрлар кабинеты финанслый. Һәр теләгән кеше КФУның филология һәм сәнгать институты сайтыннан татар теле дәреслеген бушлай күчереп, өй шартларында үзе дә шөгыльләнә ала.
http://www.azatliq.org/content/article/24480212.html

Казанцы толпами устремились изучать татарский язык. Стоило появиться достойному предложению, как тут же сформировался небывалый спрос. Сегодня в КФУ стартовали курсы татарского языка, вызвавшие невиданный доселе ажиотаж...
Александр Грюнов работает оператором на одном из местных телеканалов. "По долгу службы постоянно приходится общаться с людьми, которым легче излагать свои мысли на татарском. Вечером я свободен. Почему бы не использовать такую возможность изучить татарский? Тем более, бесплатно!" – рассказал он корреспонденту "еТатар".
"В жизни такого не было! Еще неделю назад количество желающих изучать татарский было 900, а сегодня их число уже перевалило за 1200. И всё идут, и идут, – подхватывает руководитель пресс-службы Института филологии и искусств КФУ Сулейман Назмиев, на базе которого и организуются курсы. – Говорить о статистике пока рано, но точно можем сказать, что большинство записавшихся в группы начального уровня – люди с русскими именами и фамилиями"...
Сергей Володин пришел на курсы вместе с дочерью Анастасией. Супруга Володина – татарка. Но вот дочь по-татарски не говорит и даже не понимает. "Вроде в школе на уроках татарского получаю хорошие оценки. А результат не очень. Татарский – язык моей мамы. Пришла на курсы, в том числе, и потому, что хочу понять свою культуру", – говорит Анастасия. Её слова продолжает отец: "Была бы такая возможность раньше, я бы уж давно говорил по-татарски. В Татарстане, среди татар ведь живем!".
Татарский на этих курсах разделен на два уровня. Те, кто вообще не говорит на языке Тукая, записываются в начальные группы. Люди с некоторыми навыками языка будут заниматься в продолжающих группах. Всего групп – 39. 14 из них – начальные, 25 – продолжающие. В каждой группе – от 15 до 20 человек.
Изначально планировалось, что люди будут заниматься по вечерам, но на оргсобрании, которое состоялось 2 февраля, было решено, что несколько групп будут собираться и днем. Каждая группа в неделю будет заниматься по два раза. Занятие длится 2 часа.
Преподаватели – лучшие кадры татарского языкознания КФУ. Кадрия Фатхуллова – одна из них. В её группе почти все оказались русскими. Молодежь, люди среднего возраста, есть и парочка пенсионеров.
Уроки основаны на коммуникативной методике. Головы людей не будут забивать правилами татарской орфографии и пунктуации. "Наша цель – чтобы они заговорили", – с энтузиазмом произносит Кадрия Фатхуллова и начинает первый урок. "У татар не принято называть друг друга по имени-отчеству. Обращаясь к собеседнику, мы используем такие слова как "әфәнде", "ханым", "туташ". Например, "Мин – Елена ханым", "Мин – Иван әфәнде", "Мин – Ирина туташ".
Курсы продлятся три месяца. В связи с тем, что количество желающих превысило все ожидания, в конце февраля будут организованы дополнительные занятия. "Мы сами в приятном шоке. В последний раз интерес к татарском языку возрос в начале 1990-х. С тех пор много воды утекло. Нынешний ажиотаж мы склонны объяснять тем, что у граждан республики, наконец-то, сформировывается реальное ощущение того, что все мы живем в условиях двуязычия. К тому же, на госслужбе знание татарского только приветствуется и является конкурсным преимуществом. Многие это четко понимают", – говорит Сулейман Назмиев.
Курсы профинансированы Кабинетом Министров Татарстана. Кроме того, каждый желающий на сайте Института филологии и искусств КФУ может скачать самоучитель татарского языка. Абсолютно бесплатно.
Роберт Болгарский

Комментариев нет: