вторник, 13 марта 2012 г.

Уфадагы ТИҮ Хәмитов һәм Шәймиевкә ачык хатлар юллады


ТИҮ утырышы
Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең киңәйтелгән идарә утырышы булды. Анда ике мәсьәлә каралды. Беренчесе – Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов белән очрашуга әзерләнү, икенчесе – Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиевкә ачык хат күндерү.
Башкортстанга Рөстәм Хәмитов президент итеп билгеләнү белән татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге республикадагы татар проблемнарын бәян итеп мөрәҗәгать күндергән иде. Анда президент белән очрашуга өмет иткән татар җәмәгатьчелеге вәкилләре исемлеге дә җибәрелгән иде. Рөстәм Хәмитов әлеге вазифасында вакытта башкорт җәмәгатьчелеге вәкилләрен өч тапкыр, ике тапкыр интернет блоггерларны һәм бер тапкыр анархистларны кабул итсә дә, татар халкы вәкилләрен кабул итәргә вакыт таба алмый.
Шул сәбәпле, Татар иҗтимагый үзәге кабат шул турыда исенә төшереп президентка хат юллады. Анда татар җәмәгатьчелеге вәкилләренең яңа исемлеге һәм кайбер көнүзәк татар проблемнары кертелгән. Ул проблемнарга тел статусы, Уфадагы бер мәдәният сараен татар җәмәгатьчелегенә бирү, татар филармониясе ачу, барлык районнарны да тигез финанслау кебек мәсьәләләр кергән. Утырышта президент кабул итсә дип, очрашу исемлегенә кергән кешеләргә нинди проблемнар күтәрү кирәклеге билгеләнде.
​​Башкортстан татар иҗтимагый үзәге Чаллы шәһәрендә яшәүче милләттәшебез Зиннур Әһлиуллинны яклап ачык хат кабул итте. Эш шунда, Зиннур Әһлиуллинга экстремистлык буенча җинаять эше ачылган. Зиннур Әһлиуллин узган ел Чаллыда татар телен укытуга каршы урыс җәмәгатьчелеге үткәргән каршылык чарасында ризасызлык белдергән булган. Башкортстан татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Рәмил Хөсәенов:
“Әһлиуллинга каршылык чарасындагы татар мәнфәгатьләрен яклап әйткән берничә сүзе өчен җинаять эше ачканнар. Ә шул ук вакытта Жириновский милләтләргә каршы нинди кискен сүзләр әйтсә дә, аңа игътибар итүче юк. Чөнки Владимир Путин үзе дә урыс милләтенә генә өстенлек бирүе турында әйткәне булды. Мин аларга да җинаять эше ачылырга тиеш дип исәплим”, диде.
Ачык хат татар дөньясында иң абруйлы кешеләрнең берсе буларак Татарстанның элекке президенты, бүгенге көндә Рөстәм Миңнехановның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевкә күндерелде. Анда Зиннур Әһлиуллинга ачкан җинаять эшен Шәймиевнең күзәтүенә алуы соралган. http://www.azatliq.org/content/article/24513860.html

Комментариев нет: