вторник, 5 июня 2012 г.

Читлектәге һәм иректәге ерткычлар хакында

Фотода: Гамил Камалетдинов.
Туфан ага Миннулин җәнлекләрне шулай ике төркемгә бүлеп карап пьеса язып караган булган.
Билгеле инде Туфан ага ул пьесада җәнлекләр образы аша татар халкының бер өлешенең иреккә омтылышларын, хыялларын чагылдырырга тырышкан, ә инде халкыбызның икенче өлешенә ирекнең бөтенләй кирәк булмавын искәрткән.
Пьеса язылып беткәнме, юкмы билгесез. Ничек кенә булмасын бу әсәр барыбер дөнья күрә алмас иде. Ни өчен дигәндә система кешеләре белән гади халык арасында котычкыч упкын барлыкка килде, һәм ул упкын елдан-ел тирәнәя бара. Туфан агага теләсә дә, теләмәсә дә бу факторны әйләнеп узу мөмкин булмас иде. Система кешесенә, системаның чатаклыкларын күрү, аның җинәятчел асылын фаш итү, бу һич кенә дә җиңел эш түгел. Моның  өчен депутат мандатын ертып атып, системадан азат булу һәм фәкать пәйгамбәрләргә генә бирелә торган зирәк акылга ия булу зарур.
Татарстан элитасы өчен Рәсәй дәүләт системасы бик тә кулай. Могҗиза белән Рәсәй – халыклар төрмәсе капкалары ачылса да, зур һәм кечерәк түрәләр, “халык депутатлары” җәза органнары хезмәткәрләре, кусалар да аннан чыкмаска тырышачаклар. Чөнки Мәскәү “абзыйлары” бик тә яхшы ашаталар шул аларны, ел саен Мәскәүгә 400 миллиард ясак түлә һәм тынычлап йокла.
1992 елны үткәрелгән референдум шуны күрсәтте 64,1% халык Рәсәй империясеннән чыгуны хуплады. Референдумнан соң Татарстан җитәкчеләре һәм кайбер “халык депутатлары” Мәскәү хәбәрчеләренең “сез Рәсәй составыннан чыгасызмыни инде”, - дигән сорауларына:– Ю-ю-юк нишләп чыгыйк ди, без бит болай гына – диеп акланырга тырыштылар. Референдум нәтиҗәләрен йомып калып яраклаштылар. 2 елдан соң метрополия һәм колония арасында җинәятчел шартнамә төзеп куйдылар. Кемгә кирәк булды икән ул мәче–тычкан уены, күпчелек халык моны аңламый да калды.
Гамил Камалетдинов,
хезмәт ветераны. Татарстан, Яр Чаллы шәһәре.

P. S. Бу язма шәһәребезнең ТИҮ гомум-шәһәр җыелышында 4 июнь 2012 ел көнне укылды һәм бертавыштан хупланды.

Комментариев нет: