среда, 20 июня 2012 г.

Чаллыда урам җыеннары дәвам итәрме?


Урам җыеннары турындагы канун катгыйлануга карамастан, Чаллы халкы һәм төрле фирка вәкилләре таләпләр куюдан туктамады. Шулай да, 21 июнь җыенының узу-узмавы әлегә билгесез.

Чаллыда 12 июнь көнне узган урам җыены

Русия президенты Владимир Путин урам чараларына карата яңа канунга имза куйганнан соң үз фикерләрен белдереп урамга чыгучылар саны, шул ук вакытта каршылык чаралары да беркадәр кимер, бу күренеш аеруча төбәкләргә кагылыр дигән фаразлар булды. Путинның яңа канунга имза куюының икенче көнендә үк диярлек, Русиянең күп төбәкләрендә, шул исәптән Чаллыда да 12 июнь көнне урам җыеннары узды.

21 июньгә Чаллыда тагын бер җыен фаразлана. Монысы пикет рәвешендә буларак күзаллана һәм ул татар телен яклау белән бәйле. Әлбәттә, пикет уздыру өчен хокук органнарының, хакимиятнең рөхсәтен алу зарур. Ә менә мондый рөхсәт әлегә җир белән күк арасында асылынып тора шикелле. Ягъни, рөхсәт бар да, юк та. 21 июньдә Тукай һәйкәле янында татар телен яклауга тәгаенләнгән җыен, гомумән, узармы дигән сорау туа. Мәсьәләнең асылына төшенү өчен без шушы җыенны оештыручыларның берсе Гамил Камалетдиновка мөрәҗәгать иттек.
     
Гамил Камалетдинов
​​“Аллаһе тәгалә безгә динебезне һәм телебезне амәнәт итеп биргән, аны сакларга, якларга кушкан. Менә без татар кешеләре буларак алда әйткәннәрне үтәргә тиеш. Хәзер Русиядә урыс телен беренче урынга куялар. Татар теле гел түбән дәрәҗәдә. Ул бит алай булырга тиеш түгел. Татарстанда да татар теле бетеп бара. Мәктәпләребез бетте дияргә була. Шуңа без татар телен якларга мәҗбүрбез. Бу уңайдан булачак җыенга шигарләр дә әзерләдек.

Җыен уздырыру өчен хакимияткә барып рәсми мөрәҗәгать тапшырдым. Иртәгә җыен, ләкин тулысынча рөхсәт юк. Чөнки система кешеләре безгә каршы килә. Алар җавабыннан күренгәнчә, имеш анда, Тукай һәйкәле янында, җыештыру, төзекләндерү эшләре каралган. Ә безнең җыен кичке сәгать 6га билгеләнгән. Бу бернинди кысаларга сыймый. Җыештыручылар кичке сәгать 5кә кадәр генә эшли бит. Шулай итеп, без телебезне яклап җыен уздыра алмасын өчен теләсә ни эшлиләр. Әмма без канун бозмыйбыз, туган телебезне яклап чыгабыз. Бу көнне биредә күпләп агач утыртачаклары хакында да әйттеләр. Җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге башлыгы Рөстәм Галиуллин гел безнең чараларга каршы килә. Алга таба да шулай каршы эшли икән, имзалар җыеп, аны эшеннән алу мәсьәләсен дә таләп итәчәкбез”, дигән фикерләрен җиткерде Чаллы ТИҮе рәисе урынбасары Гамил Камалетдинов.
     
Урам чаралары өчен Чаллы хакимиятенең җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге, аның җитәкчесе Рөстәм әфәнде Галиуллин да беркадәр җаваплы. 21 июнь көнне булачак урам җыены турында биредә рәсми мөрәҗәгать булуын таныйлар. Ләкин рөхсәт бирелү-бирелмәү турындагы сорауга җавап алу мөмкин булмады.
http://www.azatliq.org/content/article/24620457.html

Комментариев нет: