суббота, 20 октября 2012 г.

Мәккәгә юллар урау

Бу атнада Татарстан мөселманнары хаҗ кылырга Мәккәгә юл тотты. Хәбәрчебез ачыклаганча, мөфти Илдус Фәизов оештырган яңа «Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хаҗ» (“ТР МДН хаҗ”) операторына бойкот белдергән 800 кеше үз сүзләренә тугры калган. «Идел-хаҗ» компаниясенә квоталар бүлеп бирүгә ирешә алмагач, мөселманнар яңа операторны читләтеп үтеп, хаҗ турларын башка фирмалардан сатып алган яисә изге сәфәрне киләсе елга кадәр кичектергән. http://www.intertat.ru/tt/din-tt/

Комментариев нет: