четверг, 29 ноября 2012 г.

Истанбулда Идел-Урал төбәге турында сүз булды.

Төркиянең бер гасырлык иҗтимагый оешмасында Фәүзия Бәйрәмова татар халкы турында чыгыш ясады

(Истанбул, 29 ноябрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Күптән түгел Төркиянең иң эре иҗтимагый оешмасы “Төрек учаклары”ның Истанбулдагы бүлекчәсендә “Идел-Урал төркиләренең үткәне, бүгенгесе, киләчәге” исемле темага конференция үткәрелде. Анда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, тарих фәннәре кандидаты, язучы Фәүзия Бәйрәмова чыгыш ясады. Чарага Истанбулның танылган галимнәре, җәмәгать эшлеклеләре, сәясәтчеләр һәм студентлар катнашты.

http://tat.tatar-inform.ru/news/2012/11/29/80796/

Комментариев нет: