пятница, 30 ноября 2012 г.

Татарстан «Мәгариф турындагы» яңа законга тәкъдимнәр белән чыкты

Татарстан «Мәгариф турындагы» яңа законга тәкъдимнәр белән чыкты фото: gossov.tatarstan.ru
Россиянең мәгариф турындагы яңа канунында туган телгә игътибарны киметмиячәкбез дип белдерде бүген Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев. 30 ноябрь көнне Дәүләт Советында әлеге мәсьәләгә багышланган матбугат очрашуында сөйләштеләр.

Разил Вәлиев сүзләренә караганда, 1992 елдан гамәлдә булган «Мәгариф турындагы» РФ законы туган телне өйрәтү мәсьәләсен ил субъектлары карамагына тапшыра иде. «Россия федерациясендә мәгариф турындагы» яңа закон проектында исә бу пункт төшеп калган.
Ил тормышы өчен шактый әһәмиятле канунны әзерләүдә республикабызның роле зур. Закон беренче тапкыр Дәүләт Думасында 30 октябрьдә каралды, моннан соң җирле парламент аңа үзгәрешләр кертүне сорап тәкъдимнәр җибәрде. Алар арасында туган тел укытуны хәл итүне субъектларның үзләренә кайтару мәсьәләсе дә бар.

Мәгариф чит ил дәрәҗәсенә күтәрелерме?
Милли мәгариф өлкәсендә шактый буталчык булса да, Разил Вәлиев сүзләренә караганда, яңа закон мәгариф өлкәсе үсеше өчен шактый күп яңалыклар кертә. Ул моңарчы гамәлдә булган «Мәгариф турындагы», «Югары һәм вуздан соңгы һөнәри белем турындагы» законнарны берләштереп кенә калмый, белем бирү системасын заманчалаштыруны да күздә тота.
Матбугат утырышына Дәүләт Думасы депутаты, мәгариф буенча комитет әгъзасы Илдар Гыйльметдинов та чакырылган иде. Аның сүзләренә караганда, соңгы арада яңа закон урта белемне түләүле итә дигән имеш-мимешләр таралды. Чынлыкта исә бу дөреслеккә туры килми, чөнки мәктәптә укучылар атнасына 37 сәгатькә кадәр белемне бушка алырга хокуклы. «Инде балагыздан Ломоносов ясыйсыгыз килсә, түләүле дәресләргә йөртә аласыз», дип белдерде депутат.

Стипендияләр күбәя, хезмәт хаклары арта
«Россия Федерациясендә мәгариф турындагы» закон төрле категориядәге белгечләргә хезмәт хакларын арттыру, авылда эшләүче укытучыларга шартларны яхшырту һ.б да күз уңында тота. Илдар Гыйльметдинов фикеренчә, соңгы елларда мәктәп мөгаллимнәренә игътибар зур, ә шунда ук көч куючы аш-су осталары, идән юучылар, табиблар читтә кала, балалар бакчалары хезмәткәрләрен дә оныталар. Шуңа яңа канун аларга хезмәт хакларын уртачадан ким итмәскә тиеш.
Мәгариф өлкәсендәге яңа закон юнәлеш буенча укырга керү системасын да катгыйлата. Кеше югары уку йортын тәмамлап, килешү төзегән эш урынына кайтмаса, белем алуга киткән чыгымнарны гына түгел, штраф та түләргә мөмкин. Җирле парламент вәкиле Разил Вәлиев сүзләренә караганда, бүген авылда агроном, ветеринар, чит тел укытучылары җитми. Шуңа шәһәрдә эш таба алмый йөрүче яшь белгечләрне авылга мәҗбүриләп түгел, ә кызыксындырып та кайтарырга кирәк.
Ләкин, ни кызганыч, мәгариф турындагы яңа закон аз комплектлы мәктәпләрне ябуда халык фикере белән санлашуны бетерә. Депутат сүзләренә караганда, белем йортын ачу-ябу мәсьәләсе бары тик җирле үзидарә карамагына гына калдырыла.

Миләүшә ЗАКИРОВА

Комментариев нет: