суббота, 17 ноября 2012 г.

Үз көнен көтә-көтә көтек булган музей

Халык мәкале “җиде кат үлчә, бер кат кис” дисә дә, кайчагында татарга үҗәтрәк һәм җәһәтрәк булу бердә комачау итмәс иде. Менә татар китабы, татар әдәбияты тарихы музее булдыру турында да кайчаннан бирле сүз куертыла.
Тик ни хикмәт, берничә кешенең җыелып бу хакта моң-зар чәчеп сөйләвеннән әллә ни алга китеш һаман да күренми. Милли аң күтәрелеше чорында танылган галимебез Марсель Әхмәтҗанов та республика матбугатында әлеге мәсьәләне күтәреп чыккан иде. Хәер, татар җәмәгатьчелеге Казанда татар язучыларының, татар әдәбияты тарихы музее булдыру хыялы белән инде сугыштан соңгы елларда ук янган. http://www.intertat.ru/tt/

Комментариев нет: