среда, 16 января 2013 г.

Эш бирүче эшчене кайгыртамы?


Ел саен Россиядә 4 меңгә якын кеше эш урынында алган җәрәхәтләрдән үлә, 75-80 мең россияле зыян күрә. Татарстан да бу фаҗигале статистикага үз өлешен кертә – республикабызда елына 100дән артык кеше вафат була, меңгә якын кеше хастаханәләргә эләгә.
Беренчел һөнәри авырулар саны да уйланырга мәҗбүр итә: бер елга Россиядә якынча 7 мең кеше исәпкә алынса, Татарстанда бу сан якынча 300 кеше тәшкил итә. Соңгы елларда республика күләмендә бу тармакта чаралар күрелүгә карамастан, әлеге өлкәдә хәлне уңай якка үзгәртеп булмый әлегә. Хезмәт иминлеген саклауның торышы бүген дә гаять хәвефле булы кала бирә.

Сакланганны – саклар
Бәхетсезлек очраклары безне һәркайда диярлек сагалап тора. Элек-электән килгән "Ходай сакланганны саклар" дигән әйтем бүгенге ыгы-зыгылы тормышта аеруча актуаль яңгырый. Чөнки кешенең көндәлек тормышта хәвеф-хәтәргә юлыкмавы еш кына аның үз-үзен тотышына да бәйле.
Имгәнү куркынычы аеруча зур булган сәнәгать тармакларында техник куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә аеруча игътибарлы булу сорала. Теләсә нинди техник процессны үтәгәндә һәм оештырганда кеше тормышын һәм сәламәтлеген саклау беренчел мәсьәлә булуны онытмау җитәкченең дә төп бурычы.
Эш бирүчеләр исә еш кына эшчене кайгыртмый. Югыйсә, эш урыннарының тиешле хәлдә булмавы, хезмәт нәтиҗәлеге кимүдән предприятиеләр үзләре дә икътисади зыян күрә. Аларга зур суммаларны эшчеләргә компенсация түләү өчен юнәлтергә туры килә.

Иң аяныч хәл – төзелештә
Республикабызда соңгы елларда төзелеш тармагы актив үсеш алды. Тиз арада Универсиаданың бик күп объектлары сафка бастырылды, торак төзелеше дә актив темплар белән алып барыла. Әмма әле бүген дә төзелеш объектларында иминлек кагыйдәләрен үтәмәү очраклары шактый. Эш урынында җәрәхәт алу очраклары буенча ел саен төзелеш иң проблемалы тармак булып тора. Республикада хезмәт урыннарында зыян күрүчеләрнең якынча 13 проценты, травмадан үлүчеләрнең 25 проценты шушы өлкәгә туры килә.
2012 елда Татарстанның төзелеш мәйданнарында 68 һәлакәт булган, шуларның 35е - үлем белән тәмамланган. һәлакәтләр 16 муниципаль районда булган. Хәвефле хәлләрнең төп сәбәбе – эшне дөрес ошетырмау, эшчеләр тарафыннан хезмәт һәм җитештерү дисциплинасын бозу һ.б. Узган елда гына Госстройнадзор төзелештә катнашучыларга карата 19 миллион сумлык 622 карар чыгарган.
Ир-ат танышларымның күбесе төзелеш тармагында эшли. Эш урыннары турында ниләр генә сөйләми алар. Әйтик, Раил исемле дустым инде озак еллар шушы тармакта көч куя. Аның сөйләвенә караганда, бик еш подрядчылар эш куркынычсызлыгы турында уйлап та бирми. Бернинди иминиятез биектә дә эшләргә туры килгән аңа. Хәтта бу очракта да эшчеләрне каскалар белән тәэмин итү кебек таләпкә эш бирүчеләр салкын карый икән. Хәер, җитәкчелекнең дә төрлесе була анысы, кайбер эш урынында иминлек кагыйдәләре энәсеннән җебенә кадәр үтәлә, ди ул.
Икенче бер танышым - Артемның төзелештә имгәнгәне дә булды. Кулын, кабыргасын сындырып берничә ай өйдә утырды. Әмма ул, мин үз гаебем аркасында имгәндем, дип саный. Егетләр белән ярышып, биектә мин менә шулай булдыра алам дип “көч” сынашкан булганнар алар.

Иминият фонды акчалары кая китәдер...
Эш урынындагы травматизмны һәм һөнәри авыруларны кисәтү чаралары комплексына ел саен социаль иминият фонды акча бүлеп бирә. Әмма еш кына алар тиешенчә файдаланылмый. Бу акчаларны хезмәтне саклау чараларына, шул исәптән эш урыннарын аттестацияләүгә юлларга була, югыйсә.
Шулай ук Татарстанда 2013-2015 елларга хезмәт иминлеген яхшырту буенча максатчан республика программасы кабул ителгән. Программа хезмәт куркынычсызлыгына заманча технологияләр кулланып, дистанцион рәвештә өйрәтүне күз алдында тота.

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

Комментариев нет: