четверг, 24 января 2013 г.

Казанда Бату ханга багышланган пикет узды

24 гыйнварда Казанның Бауман урамында "Азатлык" татар яшьләре берлеге 2013 елны Бату хан елы дип игълан итүне билгели башлауга багышлап пикет уздырды. Анда җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова да катнашты.
2013 елны Бату хан елы дип игълан итүгә багышлап пикет. Казан, 24 гыйнвар 2013

ландыш харрасова
затлык" татар яшьләре берлеге 2013 елны Бату хан елы дип игълан итте. Бүген алар шул уңайдан пикет оештырды. Бу хакта берлекнең рәисе Наил Нәбиуллин белән сөйләштек.

- Наил, пикетта ничә кеше катнашты?

Анда 12 кеше катнашты. Алар арасында язучы Фәүзия апа Бәйрәмова да бар иде. Ул да Бату хан елына теләктәшлеген күрсәтеп безнең белән басып торды.

Пикетта Бату хан елыннан кала Русия һәм Татарстан арасындагы финанс мәсьәләләрне күтәрдек. Безнеңчә, федераль үзәк Татарстаннан бик күп акча ала. Республикадан елына 500 миллиард сум Мәскәүгә китә. Безнеңчә бу дөрес түгел. Татарстанда күбрәк калырга тиеш. Тагын әле Универсиада да кредитка оештырыла икән дигән сүзләр ишетелә. Һәм Татарстанның дәүләт бурычы да бар икән. Татарстан Мәскәүгә шул кадәр акча биреп тә, бурычлы була алмый. Без Татарстанны талауны туктатуны таләп иттек. Мәсәлән Бату хан үз вакытында 10% алган булса, хәзер безнең 86% салым алына.

Пикетта “Бату хан татар халкының бөек шәхесе” дигән шигарләр булды. Чара вакытында бер кыз кымыз өләште. Шарлар бар иде, шуңа бәйрәм рухы хөкем сөрде.

- Пикетны бүген оештыру нәрсә белән бәйле?

- Көне бәйле түгел, ә менә 1238 елның нәкъ гыйнвар аенда Бату хан Мәскәүне яндырган булган. Без шуны истә тотып кечкенә генә календарьлар да чыгардык.

- Пикет яныннан узып баручылар Бату хан шәхесе белән кызыксындымы?

- Узып баручы халык карап китте, кымыз эчтеләр. Бернинди дә киеренке кәеф cизелмәде. Әмма бүген пикетны яктыртырга матбугат чаралары вәкилләре килмәгән иде. Миңа килеп ирешкән мәгълүматка караганда, кичә Казанда республика массакүләм мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләрен җыеп алып “кара исемлек” күрсәтелгән һәм анда Азатлык татар яшьләре берлеге рәисе һәм аның урынбасары да кергән. Анда безнең чараларны яктыртмаска кушылган. Мәсәлән бүген “Шәһри Казан” газетасында минем Бату ханга багышланган зур бер мәкалә чыгарга тиеш иде һәм ул да чыкмады. “Шәһри Казан”да эшләүче активистыбыз Фәнил Гыйләҗевны пикетка җибәрмәс өчендер, эш кушканнар. Шуңа ул пикетка килә алмый калды. Безгә карата мәгълүмати блокада башланды дип уйлыйм. Кичә пикетка “Эфир” каналы киләбез дип әйткән булса да, бүген килмәделәр.

Урыс шовинистик матбугаты гына пикет уңышсыз узды, анда нибары җиде генә кеше катнашты дип язып чыкты. Безнең күп халык җыю максаты юк иде. Бары тик Бату хан елы башын гына билгеләп узмакчы идек.

- Син матбугат чаралары вәкилләре килмәде дисең, ә шул ук вакытта урыс басмалары язып чыккан бит?

- Урыс матбугатында Бату ханга багышланган тәнкыйди язмалар чыкты. Безне сепаратистлар, әллә кемнәр дип атап бетерделәр. Бату хан елы дип игълан итү урыс шовинистлары күңелләренә бик тигән күрәсең.

Комментариев нет: