вторник, 29 января 2013 г.

АЧЫК ХАТ.


Татрстан Республикасы Президенты
Миңнеханов Рөстәм Нургали улына

Хөрмәтле Рөстәм әфәнде!


Татарстанда мөселманнарга карата тискәре мөнәсәбәтнең көчәюе, “Әл-Ихлас” мәчете тирәсендә барган күңелсез хәлләр сезгә бу хатны язарга мәҗбүр итә. Әгәр игътибар итсәгез, сезне Татарстанга Президент итеп билгеләп куйганнан соң, биредә ислам диненә, мөселман-татарларга караш начар якка үзгәрде. Узган җәйне Татарстан Диния нәзарәте җитәкчелегенә Мәскәү үзе оештырган һөҗүмнәрдән соң, республикада йөзләгән мөселман-татарны кулга алдылар, төрмәләргә ябып куйдылар, аларны яклап урамнарга чыккан кешеләрне хөкем иттеләр, зур күләмдә штрафларга тарттылар. Сез, Президент буларак, бу мөселман-татарларны яклап үз сүзегезне әйтә алмадыгыз, киресенчә, Дәүләт Советы сессиясендә аларның үзләрен гаепләп чыгыш ясадыгыз.

Узган ел Корбан гаете алдыннан Мәскәү чекистлары Казанда тагы мөселман-татарларга каршы террор оештырдылар, аларны судсыз-нисез атып үтерделәр һәм мөселманнарның үзләрен гаепләп калдырдылар. Сез бу мөселман-татарларны яклап тагы үз сүзегезне әйтмәдегез, киресенчә, аларны юк иткән Мәскәү чекистларына орден-медальләр таратып йөрдегез...

Инде быел 16 гыйнвар көнне полиция һәм фсб хезмәткәрләре килеп, “Әл-Ихлас” мәчетен туздырып киттеләр, намаз вакытында имам Рөстәм хәзрәт Сафинны, адвокат Тәүфыйк Василовны һәм тагы дистәгә якын мөселман-татарны кулга алдылар, бер атна утыртып чыгардылар. Сез бу мөселман-татарларны да яклап үз сүзегезне әйтмәдегез, киресенчә, журналистлар алдында аларның үзләрен гаепләдегез. Югыйсә, суд карарыннан башка беркемнең дә килеп мөселманнарны мәчеттән куып чыгарырга хакы юк иде бит! Сез мондый вәхши хәлнең праваслау чиркәүләр белән булуын күз алдына китерә аласызмы? Мондый хәл алар белән булса, бөтен христиан дөньясы аякка басар иде, ә сез рәшәткә артында утырыр идегез... Ә менә мөселман-татарлар белән үз илләрендә, үз өйләрендә, туган республикаларында нәрсә эшләсәң дә, аларны ничек мыскылласаң да була икән...

“Әл-Ихлас” мәчете – Казанда мөселманнар үз куллары белән җимерек хәрәбәләрдән торгызган, дәүләттән, Диния нәзарәтеннән бернинди ярдәм күрмәгән бердәнбер мәчет ул! Татарлар иске котельныйдан мәчет ясап керергә мәҗбүр булдылар, чөнки ул тирәдә мөселманнарга гыйбадәт кылу өчен бернинди мәчет тә юк иде. “Әл-Ихлас” мәчете – Казанда халык иң яратып йөри торган мәчетләрнең берсе, ә Рөстәм хәзрәт Сафин – ихлас, эчкерсез, Аллаһка чын күңелдән бирелгән, кешеләр өчен яши торган дин әһеле. Әйе, аның артыннан яшьләр дә, картлар да бара, чөнки чын кеше икәнен күрәләр. Менә шушы сыйфатлары өчен Рөстәм хәзрәтне Казанның карак муллары да, Мәскәүнең карак түрәләре күралмый, халык белән эшләргә вакыты калмасын өчен, аны суд юлларында йөртеп интектерәләр, матбугат чаралары аңа төрле ярлыклар тагалар, имамны ил алдында мәсхәрә итәләр...

Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы!

Татарстанда эчке эшләр министры да, фсб җитәкчесе дә урыс кешеләре, Президент аппаратында да Терентьев кебек урыслар, Камалтинов кебек марҗадан туган манкортлар милләт һәм дин язмышын хәл итеп утыралар. Нәтиҗәдә, Мәскәү һәм Казан урыслары кемгә төртеп күрсәтә, сез шуларны юк итүгә юл куясыз... Болар өчен тарих алдында ни дип җавап бирерсез? Бер гаепсезгә атып үтерелгән, төрмәләргә ябылган, хөкем ителгән, мәсхәрәләнгән мөселманнар өчен Аллаһ алдында ничек җавап тотарсыз? Ник бу эшләрне үзегез ныклап тикшермисез, кем нәрсә әйтсә шуңа ышанып, хөкем чыгарасыз? Билгеләп куелсагыз да, сез бит Президент, Татарстан Конституциясенең гаранты, сез бөтен кешегә, диннәргә һәм милләтләргә тигез карарга тиешсез. Ахырысы, үзегезнең урын өчен куркып, сез милләтебезне һәм динебезне таларга тулы ирек бирәсез...

Универсиада якынайган саен, милләтебезгә һәм динебезгә һөҗүмнәр тагы да артыр, дип борчылабыз, чөнки Казанның мең еллыгында да шулай булды. Ул вакытта да, Мәскәү ялганына ышанып, бер гаепсезгә йөзләгән мөселман-татарны кулга алдылар, дистәләгән кешене дистәләгән елларга хөкем иттеләр, аларның кайберләре әле һаман төрмәдә утыра. Шушыларны күздә тотып һәм мөселман-татарларга карата дәүләт тарафыннан алып барылган террор гамәлләренә җавап итеп, без Казанда үтәчәк Универсиадага бойкот игълан иттек. Безгә кеше каны өстендә, милләтебезнең күз яшьләре астында үткән бәйрәм кирәк түгел! Безгә гаделлек кирәк, хокукларыбызның бозылмавы кирәк, мәчетләребезгә, мөселманнарга кагылмавыгыз кирәк, ә сез аларга гарантия бирә алмыйсыз. Шуңа күрә без үз хокукларыбызны Татарстанда һәм Россиядә түгел, халыкара мәйданда якларга мәҗбүрбез.

Хөрмәтле Рөстәм әфәнде!

Әгәр югарыда әйтелгән ялгышларны төзәтергә һәм милләтебезгә, динебезгә ярдәм итәргә телисез икән, сезнең әле мөмкинлегегез бар. Рәсми динчеләр белән генә түгел, Рөстәм хәзрәт Сафин кебек халык имамнары, Татар иҗтимагый үзәге кебек милли хәрәкәт вәкилләре белән дә очрашыгыз, алар сезгә чын дөреслекне әйтеп бирерләр. Бәлки бергә-бергә милләтебезне, динебезне, Татарстанны саклап калу юлларын да табарбыз, чөнки төп һөҗүмнең Татарстан Республикасына каршы юнәлдерелгән булуын без яхшы беләбез. Газиз милләтебезне, сөекле ислам динебезне, кадерле Татарстаныбызны читләргә юк итәргә ирек бирмик!

Фәүзия Бәйрәмова,
Татар халкының Милли Мәҗлес рәисе.
2013 ел, 28 гыйнвар.

1 комментарий:

Анонимный комментирует...

Ни сэбэпле -бер аваз да ишетелми,Фэйрузэ апа алдыймы?
ЭЛЛЭ сон татар халкым-картлар намаз укый,байлар "бердэм россиядэн"китэ алмый,зыялылар- сез кайда,э турэлэр-ни булдыралар икэн сон?
Э БИТ БЕЗГЭ БЕРДЭМ ТАТАР УЗЭГЕ-ОЕШМАСЫ КИРЭК!
ШЭКЕР ТАТАР ТУРЭЛЭРЕБЕЗ БАШЛАП,ЗЫЯЛЫЛАР ЯРДЭМ ИТЕП,ГАЗИЗ ХАЛКЫБЫЗНЫ УЯТЫП-БЕРГЭ ЯШИ БАШЛАУ КИРЭК! Шундый оешма булдырабызмы! Э НЭРСЭ ГЕНЭ БУЛДЫРАБЫЗ СОН БЕЗ,ТАТАРЛАР!
Килэчэккэ эмет калмады!
ШУЛ ОЕШЫП БАРЫБЫЗ ДА БЕРЛЭШМЭСЭК-КИЛЭЧЭГЕБЕЗ АЯНЫЧ,АЛДА КУРКЫНЫЧ КЭТЭ!
МОНЫ АЗРАК АКЫЛЫ БУЛГАН БАР КЕШЕ ДЭ АНЛЫЙ!
ХЭРМЭТЛЕ ПРЕЗИДЕНТ,РЭСТЭМ НУРГАЛИЕВИЧ,СЕЗНЕН ФИКЕРЕГЕЗНЕ ИШЕТЭСЕ КИЛЭ ХАЛКЫГЫЗНЫН!
ЖАВАП КЭТЕП КАЛАБЫЗ.