среда, 30 января 2013 г.

САЛАВАТ ФАТХЕТДИНОВ - МИН ЯРАТАМ СИНЕ ТАТАРСТАН - Salawat Fәtxetdinov - Min yaratam sine, Tatarstan!


Мин яратам сине, Татарстан,
Ал таңнарың өчен яратам,
Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуган
Яңгырларың өчен яратам.

Мин яратам сине, Татарстан,
Горур халкың өчен яратам,
Җан эреткән әнкәм телең өчен,
Татар телең өчен яратам.

Алдаштэрган, урманнарэн өчен
Тугайларың өчен яратам,
Тукайларың, Сәйдәшләрең өчен,
Җәлилләрең өчен яратам.

Мин яратам гүзәл Чаллы ягын,
Киң күңелле Казан каласын.
Кем уйлаган чит җирләрдән килеп,
Татарстан, синдә каласым.
ТАТАРСТАН, СИНЕ ЯРАТАМ! 

Комментариев нет: