воскресенье, 17 февраля 2013 г.

Туган тел көненә багышлап балалар видеоролик төшерә


Туган тел көненә багышлап балалар видеоролик төшерә
Удмуртиядә гомер итүче милләттәшләребез Туган тел көненә багышланган  видеороликлар бәйгесендә катнаша. Җиңүчеләр исә 20 февраль көнне билгеле булачак.

Халыкара туган тел көне 21 февраль көнне билгеләп үтелә. Быел әлеге бәйрәм уңаеннан Удмуртия республикасы төрле милләт балалары арасында туган тел турында иң яхшы видеоролик әзерләүчеләрне билгеләү максатыннан конкурс игълан иткән. Чараны оештыручылар, балалар өчен шактый авыр әлеге бәйгедә катнашырга теләүчеләр саны аз булмаса ярар иде дип борчылса да, бәйгегә бик кыска вакыт эчендә удмурт, рус һәм татар телләрендә барлыгы 40 видеоролик тәкъдим ителгән.

Хәзерге вакытта әлеге эшләр Милли сәясәт министрлыгы, Халыклар дуслыгы йорты, Мәгариф министрлыгы һәм Удмурт дәүләт университеты тарафыннан тикшерү уза. Жюри әгъзалары фикеренчә, балалар тарафыннан тәкъдим ителгән видеороликлар берсен-берсе кабатламый, алар барысы да уникаль һәм кызыклы булулары белән игътибарга лаек. Шуңа күрә, эшләрне бәяләүчеләргә иң-иңнәрне сайлап алу шактый авырга туры киләчәк.

Ләкин җиңүчеләрне билгеләргә кирәк. «Минем Удмуртия» сайты хәбәр итүенчә, иң яхшы эшләр өч яшь категориясендә сайлап алыначак. Нәтиҗәдә, 9 видеоролик хуҗасы җиңүче дип игълан ителәчәк. Әлеге республикакүләм милләтара балалар бәйгесенә йомгак ясау кичәсе 20 февраль көнне Ижау шәһәренең Халыклар дуслыгы йорты бинасында узар, дип планлаштырыла. http://www.intertat.ru/tt/milli-tt/item/

Комментариев нет: