вторник, 26 февраля 2013 г.

Җырчы-шагыйрь Илдар Юзиевны искә алдылар


Җырчы-шагыйрь Илдар Юзиевны искә алдылар
Татар халкының күренекле язучысы, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай премиясе лауреаты Илдар Юзиевның 80 еллыгы уңаеннан Г.Камал театрында искә алу кичәсе узды.

Илдар Юзиев халык күңелендә моңлы, халыкчан әсәрләре белән тирән эз калдырган, шигърияте белән көйязарларыбызны да һәрвакыт илһамландырып яшәгән әдип. Ул язган шигъри юлларга дистәләрчә җыр иҗат ителгән. Җыр сәнгатен сөючеләр арасында яратып кабул ителә торган «Яшь наратлар» (Җ.Фәйзи музыкасы), «Төнбоек» (Л.Айтуганов музыкасы), «Шофер», «Резидәкәй» (Ш.Мәҗитов музыкасы), «Кайтам инде», «Бөркет турында баллада», «Чит илләргә чыксаң» (С.Садыйкова музыкасы), «Яшьлек дустыма», «Фәүзия җыры», «Таң кызы җыры», «Серле чәчәк» (М.Яруллин музыкасы), «Кыр казлары артыннан», «Туган ягым каеннары», «Гашыйклар тавы» (М.Имашев музыкасы), «Хуш инде» (Ф.Мортазин музыкасы), «Мәтрүшкәләр» (А.Гыйләҗев музыкасы), «Сине уйлап янам» (С.Ибраһимов музыкасы) һ.б.әсәрләр татарның музыкаль фондын тәшкил итә.

Илдар ага Юзиевның моңлы лирик комедияләре аерым бер игътибарга лаек. Әдәбият белгечләре раслаганча, әдипнең пьесалары оригиналь сюжетка корылуы, шигърилеге, романтик пафосы, оптимистик рухы белән җәлеп итә. Поэзиясендәге кебек пьесаларында да автор кеше күңеленең якты, гуманистик омтылышларын романтик буяулар белән сурәтләргә омтыла, матурлыкның кадерен белү, халыкның рухи һәм мәдәни казанышларын, гореф-гадәтләрен саклау, аларны дәвам иттерү, үстерү турындагы уй хыяллары белән уртаклаша.

Г.Камал сәхнәсендә узган искә алу чарасында Илдар ага Юзиевның татар әдәбиятында, җыр сәнгатендә зур өлеш кертүен билгеләп уздылар. Аның кешелек сыйфатларына, әйтеп бетергесез талантына баш иделәр. Җырчылар, театр артистлары шагыйрьнең әсәрләрен башкарды. (Шамил АБДЮШЕВ фотолары)

Комментариев нет: