пятница, 15 февраля 2013 г.

Матвиенко сүзләре тискәре хисләр тудырды


Русия Федерациясе шурасы җитәкчесе Валентина Матвиенко 13 февраль көнне Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары белән очрашу барышында “илдә бер генә президент булырга тиеш” дигән сүзләрен җиткерде. Әлеге фикер Чулман төбәгендәге милли хәрәкәт вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре арасында тискәре хисләр тудырды.


Фәрит Мөхәммәтшин һәм Валентина Матвиенко Дәүләт шурасы депутатлары белән очрашуда. Казан, 13 февраль 2013
Фәрит Мөхәммәтшин һәм Валентина Матвиенко Дәүләт шурасы депутатлары белән очрашуда. Казан, 13 февраль 2013
Матвиенконың Казанга килеп “илдә бер генә президент булырга тиеш, Русия төбәкләрен эреләндерү дәвам итәчәк” дигән сүзләре булачак үзгәрешләргә халыкның, җирле депутатларның карашын белү максаты белән дә әйтелгәндер. Чөнки, Татарстан президенты атамасы республика җитәкчесенә депутатларның карарлары, тавыш бирүләре, халыкның урамга чыгып мөстәкыйльлеккә омтылышы, илбашын үзе теләгәнчә атарга хокукы барлыгын таләп итүләр аша барлыкка килде. Шушы көрәшләрнең нәтиҗәсе буларак, Татарстанда ил башы вазыйфасын президент башкара. Әлбәттә, булмаган илнең президенты да була алмый бит, дигән сүзләр дә ишетелә. Ләкин Русия, Татарстан Конституцияләре бар. Анда республикаларның Русия составындагы дәүләт икәнлеге дә әйтелә.

Русиядә бер генә президент булырга тиешлеге, төбәкләрдә эреләндерү сәясәте дәвам итәчәге хакында Матвиенко белдерүе ничек кабул ителә? Шушы уңайдан без кайбер фикерләрне белдек һәм беренче сораулар Түбән Кама шәһәр Шурасы депутаты, шәһәрнең ТИҮ рәисе Хәлил Әюповка юлланды.

–  Хәлил әфәнде, Матвиенконың Татарстанга килгәч президент атамасын үзгәртү, төбәкләрне эреләндерү сәясәтенең дәвам ителәчәге хакындагы сүзләрен ничек кабул иттегез?

Хәлил ӘюповХәлил Әюпов
​​– Федерация шурасы җитәкчесенең төбәкләрне эреләндерү, президент атамасын юкка чыгаруны хуплавын халыкны мәсхәрәләү, дип бәялим. Бу хакта баштарак Жириновский әйтсә, хәзер инде Русия дәүләтенең югары җитәкчелегеннән булган Матвиенко да шушыны сөйли. Бу сүзләрдән Русиянең кая барганын чамаларга буладыр. Алар Русияне унитар дәүләт ясамакчы була. Булган белдерүләрдән соң без татарлар тагын да бердәмрәк булып үз сүзебезне, фикеребезне саллы итеп Русия җитәкчеләренә җиткерергә тиешбез. Минем уемча, әгәр Мәскәү бүген Русияне федератив дәүләт итеп күрми икән, милли республикалар, Татарстан мөстәкыйльлек мәсьәләсенә әйләнеп кайтырга мәҗбүр булачак. Путин үзен генә президент итеп күрергә тели икән, бик күп ширкәтләрдәге, спорт клубларындагы президент атамаларын алып ташларга туры киләчәк. Көлке бит бу.

– Алда әйтелгән үзгәрешләр буенча депутатлар эшләргә тиеш була бит инде. Күтәрелгән мәсьәләләрнең референдумга барып җитү ихтималы бармы?

– Иманым камил, бу эш референдумга барып җитсә, татарлар, Татарстан халкы тиешле сүзен әйтәчәк. Бар кеше дә тиле түгел бит. Ә Мәскәүдәгеләр дөньядан аерылган. Референдум була калса, монда көн кадагына Русиянең федератив дәүләт булу мәсьәләсе дә килеп баса. Бу вазгыять әле тагын да тирәнгә китәргә мөмкин. Алар бүген кычытмаган җирне кашып, үзләренә проблем тудыралар.

Милли Мәҗлес рәисе урынбасары Фаик Таҗиев Русиядә Конституция кануннары бөтенләй үтәлми, аны даими бозып торалар, нәтиҗәдә менә шундый үзгәртүләр турында да сүзләр туктаусыз күтәрелә, дип саный.

– Фаик әфәнде, сез шәхсән Матвиенко сүзләрен ничек бәялисез?

– Аның белдерүләренә карашым тискәре. Шундый дәрәҗәдәге кешенең сәяси мәсьәләдә чи наданлыгын, Русия Конституциясен кулына тотып та карамавын күрсәтә, дип аңлыйм. Чөнки Русиянең үз Конституциясендә дә республикалар – дәүләт, алар үз Конституцияләрен, кануннарын урнаштырырга хокуклы, диелә. Бу очракта Русия җитәкчеләренең халыкны ихтирам итмәве күренә.

– Матвиенко сүзләре әйтелгәч тә, аңа карата шундук Татарстан депутатларының ниндидер белдерүләрен, фикерләрен ишетү теләге тумадымы?

Фаик ТаҗиевФаик Таҗиев
​​– Әлеге үзгәрешләр турында Русиянең сәяси сәхнәсендә бер-ике ел элегрәк тә сөйлиләр иде. Мондый фикерләрне бөек рус шовинизмы “айсбергы”ның күренеп торган өлеше генә, дип саныйм. Шул ук вакытта Русия дәүләт думасына, Татарстан парламентына эләккән депутатлардан уңай, адәм рәтле сүз ишеткәнем юк. Алар Матвиенконың Конституциягә каршы сүзләр сөйләвен искәртергә тиешләр иде. Тел мәсьәләсе дә һәр халыкны борчый. Русия Конституциясенең 68нче маддәнең икенче бүлегендә “Республикаларның үз дәүләт телләрен кулланышка кертергә хокуклы” булуы әйтелә. Ягъни, урыс булмаган халыкларның телләре дәүләт хакимлегендә, дәүләт тәшкиләтләрендә (учреждениеләрендә), җирле хакимияттә Русия дәүләт теле белән беррәттән кулланылырга хаклы. Шушы ук маддәнең өченче бүлегендә “Русия туган телне саклау, аны өйрәнү һәм үстерү буенча шартлар тудыруны гарантияли” диелгән. Ә чынбарлыкта татар теленә карата җәелдерелгән иксез-чиксез каршылыкларны гына күрәбез.

* * * *
Русия Федерация шурасы җитәкчесе Матвиенконың Казанда әйткән сүзләрен тагын бер кат искә төшерик. “Төбәк башлыгының ничек аталуында мин бернинди рәнҗетү күрмим”, диде ул. Ә бит халыкта президент атамасын үзгәртүне мыскыллау дип кабул итүчеләр барлыгы да күренде. http://www.azatliq.org/content/article/24902597.html

Комментариев нет: