воскресенье, 17 февраля 2013 г.

Чаллы шәһәрендә мөселманнарны эзәрлекләүләр буенча Татар халкының Милли Мәҗлесе белдерүе.



  Татарстанда мөселманнарны эзәрлекләү көчәйгәннән-көчәя бара.  МВД һәм ФСБ хезмәткәрләренең матбугатта хәбәр итүләренчә, алар 14 февраль көнне  Чаллы шәһәрендә мөселманнар яшәгән 23 урында тентүләр уздырганнар,   бу тентүләр вакытында мөселман-татарлардан меңнән артык дини китап, ноутбуклар, аудио-видео материаллар, дисклар һәм миллион сум акча тартып алынган. Чекисталар шулай ук бу мөселманнарның чит илләрдәге хокук яклау оешмалары һәм мөселманнар белән хәбәрләшкән язмаларына да тап булганнар, имеш, квартираларда эшләп яткан яшерен мәдрәсәләрне дә тапканнар, шул сәбәпле, бер кешене кулга да алганнар. Бүгенге көндә бу мөселман-татарларга каршы Чаллы шәһәрендә җинаять эшләре ачылган.
   Чаллы шәһәрендә яшәүче мөселманнарны бу юлы нәрсәдә гаеплиләр соң? Аларны Россиядә тыелган “Нурчылар” оешмасында тора, дип гаеплиләр, имеш, үз өйләрендәге яшерен мәдрәсәләрдә бу мөселман-татарлар ислам фундаментализмы, пантюркизм идеяләрен өйрәнгәннәр, шушы оешмалары аша, Анкара ярдәмендә, Бөек Туран дәүләте төзергә уйлаганнар... Төркиядә укып кайткан бу кешеләр монда инде дини эмиссарларга әйләнәләр икән, шуңа күрә, алар дәүләткә һәм җәмгыятькә куркыныч тудыралар, диелгән рәсми хәбәрләрдә:
   “Основателем и идеологом секты являлся турецкий духовный деятель Саид Нурси, -  дип яза хокук саклау органнары. - "Нурджулар" пропагандирует исламский фундаментализм и, в основном, базируется в Турции, но также широко представлена в других странах, особенно тюрко-язычных. В основе целей организации, по мнению специалистов, лежит идея тюркского превосходства, необходимости объединения исламского мира под эгидой Анкары и создания "чистого государства" на нормах "просвещенного шариата" - Великий Туран. Завербованные лица проходят обучение в Турции, а, вернувшись на родину, становятся эмиссарами религиозной организации, представляя реальную угрозу для общества и государства.”
   Хокук саклау органнарының бармактан суырып чыгарган бу гаепләүләреннән еларга да, көләргә дә белмәссең! Нинди яшерен мәдрәсәләр, нинди Бөек Туран, нинди пантюркизм һәм ислам фундаментализмы тапканнар алар?! Бернинди сәясәткә катнашмыйча, бернинди көрәшкә дә чакырмыйча, өйләрендә көне-төне тәсбих тартып, дога кылып утырган татар әбиләре дә дәүләт өчен иң куркыныч кешегә әйләндемени инде?  Хәзер өйдә бергәләп дин өйрәнү дә тыеламыни инде? .Чаллы хатын-кызларының Хаҗга барырга дип исемлек белән тиенләп җыйган акчаларын талап алып чыгып китеп, хәзер чекистлар бөтен дөньяга бер миллион сум акча таптык, дип кычкыралар, нинди түбәнлек, нинди оятсызлык! Сәед Нурси хезмәтләрен өйрәнүче татарлар - мөселманнар арасында иң йомшак, иң карусыз, хакмият өчен иң куркынычсыз кешеләр иде, ә шулар да ярамады, чөнки, нәрсә әйтсәң дә, мөселманнар бит! Димәк, Россия дәүләтенең төп максаты – үзләре тамга суккан нурчыларны, вахаббичыларны, тәхрирчеләрне бетерү түгел, ә ислам динен, мөселманнарны юк итү?! Аны башта ук шулай дип игълан итәргә кирәк иде – Россия дәүләте ислам динен, мөселманнарны юк итү өчен көрәшә, дияргә иде, бар дөнья дөресен белеп торыр иде!
   Моннан 75 ел элек, нәкъ шушындый ялган “дәлилләр” белән, – пантюркизмда, панисламизмда гаепләп, Бөек Туран дәүләте төзергә җыенганнар, дип, 1938 елның 15 февралендә Казан шәһәрендә 9 татар зыялысын атып үтерделәр, татар тарихчысы Һади Атласи бу канлы исемлекнең башында иде... Күрәсез, бу илдә, бу явызлык империясендә берни үзгәрмәде – мөселман-татарларны Казан ханлыгы басып алынганнан бирле, менә инде 460 ел буе – һаман асалар, кисәләр, тереләй утларда яндыралар, тереләй тиреләрен туныйлар, бозлы суларга батырып үтерәләр, көчләп чукындырылар, мәңгелек төрмәләргә ябалар, каторгаларга сөрәләр, гасырлар буе һаман җәберлиләр, җәзалыйлар, кыралар, юк итәләр... Бу ил алдында безнең бар “гаебебез” – мөселман булып, татар булып калырга теләвебездә, ә алар моның белән мәңге ризалашмаячак, төрле сәбәпләр, төрле гаепләр табып, безне тәмам юк иткәнче тырышачаклар, моны инде һәр татар күптән аңларга тиеш!
   Чаллы шәһәрендә яшәүче мөселман-татарларны төрле ярлыклар белән эзәрлекләүләр, тентүләр, кулга алулар, җинаять эшләре ачуларны без якынлашып килүче Универсиада белән дә бәйлибез, чөнки Казанның мең еллыгы алдыннан да биредә шулай кулга алулар, хөкем итүләр булган иде, ул мөселман-татарлар әле һаман төрмәләрдә газап чигә. Күрәсез, империячел көчләр, карагруһлар төрле милли һәм спорт бәйрәмнәрен дә мөселманнарны җәберләү өчен файдалана, югарыдагы мисаллар шул турыда сөйли. Нигә Татарстан җитәкчелеге үз халкына каршы органнар тарафыннан алып барылган бу явызлыкларны, башбаштаклыкны, җәбер-җәзаларны туктатмый?!
   Татар халкының Милли Мәҗлесе Чаллыда мөселман-татарларга каршы яңа көч белән кабынып киткән репрессияләрне кискен гаепли, Татарстан җитәкчелегеннән үз халкын яклау һәм саклауны таләп итә, милли һәм дини оешмаларны хокук саклау органнары тарафыннан эзәрлекләнгән мөселман-татарларны яклап, көрәшергә чакыра.
   Мөселманнарга карата алып барылган репрессияләргә безнең җавабыбыз – Универсиадага бойкот!
   Кеше хокуклары тупас рәвештә бозылган илдә, милләтләрне юк итәргә алынган һәм Аллаһның хак диненә каршы көрәшкән җирдә, татар халкын кайгы-хәсрәткә салып, мөселманнарны төрмәләргә ябып, бернинди Универсиадалар да үтәргә тиеш түгел!
   Без мөселман өммәтеннән булган, татар милләтеннән булган бөтен сәяси тоткыннарны төрмәләрдән азат итүне таләп итәбез!
   Татар халкына каршы гасырлар буе алып барган геноцид гамәләре өчен Россия Халыкара Трибунал алдында җавап тотарга тиеш!

                                 Фәүзия Бәйрәмова,
            Татар халкының Милли Мәҗлес рәисе.
                              2013 ел, 18 февраль.

Комментариев нет: