вторник, 19 марта 2013 г.

ТАТАРЛАР КАРАВЫЛ!!! БИТАРАФ КАЛМАГЫЗ!

Мәскәү татарны бетерү сәясәтен дәвам итә. Универсиададан соң Татарстанны юкка чыгырап, башка төбәкләр белән кушырга телиләр. Бу шуны аңлата: Татар мәктәпләрен ябып бетерү, татар телен факультативта укыту. Татнефтьне тартып алу. Алай эшләгәч зарплаталар ким дигәндә 2-3 тапкыр кимеячәк, хәерчелеккә төшәчәкбез. 
Ә милләтебез юкка чыгаруга җиткереләчәк. Моңа каршы без үз сүзебезне әйтергә тиеш!
24 март 11.30 сәгатьтә, Ирек Мәйданында Татарстанны һәм татар халкын яклау зур митингы булачак! Төп лозунг: Татарстанны ликвидацияләү = татар халкын юкка чыгаруга тиң! Татар кешесе – битараф булма! Милләтебез өчен! Киләчәгебез өчен! Үз сүзебезне әйтергә вакыт!
оештыручылар: ТИҮ һәм “Азатлык” Татар Яшьләре Берлеге. Сораулар өчен: 89047609301 – Наил. Татарский Общественный Центр (ТОЦ) http://vk.com/millixereket?w=wall-16601709_3518

Комментариев нет: