воскресенье, 17 марта 2013 г.

Миңнеханов Согуд Гарәбстанында

16 мартта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге рәсми төркем Согуд Гарәбстанына килде.
Миңнеханов белән бергә Согуд Гарәбстанына Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшин, сәүдә-сәнәгать пулаты рәисе Шамил Агиев, инвестицион үсеш идарәсе рәисе Линар Якупов, Ак Барс Банк идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев, президентның халыкара эшләрдә киңәшчесе Радик Гыйматдинов барган. 

Татарстанның рәсми сәхифәсе хәбәр итүенчә, Татарстан күнаклары Мәккәдә кече хаҗ (гөмрә) йоласын башкарган, мөселман дөньясының иң танылган мәчете санылган Әл-Хәрәм мәчетендә булган.

Миңнеханов Согуд Гарәбстанына Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре Әкмәлетдин Ихсаноглу чакыруы белән барган. Аның белән очрашу Җиддә шәһәрендә үткән. Ихсаноглу кунакларны оешманың эшчәнлеге белән таныштырган, Болгар һәм Зөя тыюлыкларын ЮНЕСКОның дөнья мирасы исемлегенә кертүдә ярдәм вәгъдә иткән, Татарстанны ислам илләре белән фән һәм мәгариф өлкәсендә ныграк хезмәттәшлек итәргә чакырган.

Миңнеханов Ихсаноглуга күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдергән һәм оешма белән хезмәттәшлекнең киләчәктә дә дәвам итәчәгендә ышандырган. Аның сүзләренчә, Татарстан ислам илләре белән төрле тармакларда, шул исәптән, икътисад, финанс, инвестицияләр җәлеп итүдә, туризм, хаҗ сәфәрләре оештыру, хәләл продукция җитештерү кебек өлкәләрдә хезмәттәшлек итә ала.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Җиддәдә шулай ук Ислам үсеш банкы президенты Әхмәт Мөхәммәт Али Әл-Мәдәни белән дә очрашкан. Ул аңа Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиевтән сәлам тапшырган, республикадагы соңгы үзгәрешләр белән таныштырган һәм бу үзгәрешләрне күрү өчен аны Татарстанга чакырган. Әл-Мәдәни Шәймиевкә җавап сәламе әйтеп, ике арадагы хезмәттәшлекне арттыру юнәлеше итеп Татарстаннан Согуд Гарәбстанына азык-төлек экспорт итү турында уйларга тәкъдим иткән.

Тарафлар шулай ук Русиядә ислам финанс системын үстерү юллары турында фикер алышкан. Бу уңайдан Миңнеханов Әл-Мәдәнигә Русиянең үзәк банкы җитәкчеләре белән күрешеп сөйләшергә тәкъдим иткән.
Шимбә көнне Татарстан вәкилләре Җиддәдә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы оештырган икътисади форумда катнашкан. Форумның эше якшәмбедә дә дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Татарстанның рәсми сәхифәсе.

Сүз уңаеннан, узган ел Татарстан хакимиятләре интернетта .tatar доменын теркәүгә гариза биргән иде. Согуд Гарәбстанының технологияләр һәм элемтә комиссиясе яңа тәкъдим ителгән доменнар исемлеген тәнкыйтьләп чыкты. Согудләрнең .baby.wine.vodka кебек исемнәргә каршы чыгуы берьяктан аңлашылса да, .tatar доменына ни өчен каршы чыгулары күпләргә аңлашылмый калды.

Татарстан һәм Согуд вәкилләре очрашуында бу мәсьәлә күтәрелгәнме, әлегә билгесез. Һәрхәлдә рәсми сәхифәдә бу турыда берни әйтелмәгән. 
http://www.azatliq.org/content/article/24930777.html

Комментариев нет: