пятница, 19 апреля 2013 г.

"Үзендә татарны кыскан Мәскәүнең Европа татарларын кайгыртуы сәер"

Европа Берлеге илләрендә яшәүче кайбер татарлар гомумевропа берләшмәсе төзергә Брюссельгә җыела. Башка татарларга бу эшнең Мәскәү катнашында баруы ошамый. Оештыру эшләре Русиянең Брюссельдәге илчелеге ярдәмендә алып барыла.
Европа Берлегендәге күп кенә илләрдә яшәүче татар төркемнәре вәкилләре 20-23 апрельдә Брюссельдә узачак корылтайга җыела. Европа парламенты бинасында узачак чара барышында Европа татарлары берләшмәсе төзелүе игълан ителер дип көтелә.

Оештыру корылтае барышында Европа татарлары берләшмәсенең низамнамәсе, белдерүе кабул ителер, шулай ук Европа татарлары хартиясе расланыр, дип тә көтелә.

Европа Берлегендәге 27 илнең 20-гә якыныннан килгән татар вәкилләренең чарасында Европа парламенты рәсмиләре дә, Русия тышкы эшләр министрлыгы вәкилләре, шул исәптән министрлыкның чит илләрдәге ватандашлар белән эшләү өлкәсендәге киңәшчесе дә катнаша.

Клайпеда шәһәрендәге "Нур" татар җәмгыяте җитәкчесе Флүр ШәриповКлайпеда шәһәрендәге "Нур" татар җәмгыяте җитәкчесе Флүр Шәрипов
Чараны оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе, Литваның Клайпеда шәһәрендәге "Нур" татар җәмгыяте җитәкчесе Флүр Шәрипов Азатлык радиосына бу җыенда биш фән докторы чыгыш ясарга чакырылганлыгын белдерде. Аның әйтүенчә, Европа татарлары берләшмәсен теркәү Европадагы татарларны бергә туплаячак һәм Европа Берлеге грантлары алып эш итү мөмкинлекләре ачачак. Европа татарлары берләшмәсен төзү турында бер ел элек Бөтендөнья татар конгрессының Клайпедадагы күчмә утырышында сүз алып барылганнан соң Флүр Шәрипов Азатлык радиосына бу оешманың кирәклеге турында киңрәк итеп сөйләгән иде.

Әмма кайбер татар төркемнәре Брюссельдә үтәчәк бу чарада катнашмый. Чехия башкаласы Прагада оешкан һәм татар теле курслары да ачып җибәргән татар яшьләре төркеме җитәкчесе Тимур Фәхриев Азатлык радиосына бу җыенның мәгънәсен күрмәвен һәм аңа шикләнеп каравын белдерде.

Прага татар яшьләре әйдәманы Тимур ФәхриевПрага татар яшьләре әйдәманы Тимур Фәхриев
“Төбәкләрдәге татар оешмалары җиткән, гомумевропа татар оешмасы төзүдән бернинди мәгънә дә күрмим. Европа татар яшьләре берләшмәсен генә карыйк. Оешма бар, җыелып форум үткәрелде, әмма бернинди дә эш алып барылмый. Елына бер мәртәбә очрашулар, танышулардан башка бер мәгънәсен дә күрмим мин аның. Былтыр узган форумнан соң барлык татар оешмаларына файдалы булган бернинди эш тә булмады”, ди Тимур Фәхриев.

Тимур Европа илләрендәге татар оешмаларын берләштерүнең кемгә һәм ни өчен кирәк булуын, төрле шәһәрләрдә яшәүче татарларга моннан нинди файда булачагын аңлый алмавын әйтә. “Мәсәлән, Европа татар яшьләре берләшмәсен теркәүнең ни өчен кирәк булуын аңлатканда, Европа Берлеге дотацияләре, грантлары алып булачагын әйткән иделәр. Әмма моның бер файдасы да булмады. Гомумевропа татар берләшмәсен төзүдән, бәлки, кемгәдер файда булыр, әмма мин аның безгә файдасын күрмим. Бик шикле һәм томанлы бу”, ди Тимур.

Прагадагы татар яшьләре җитәкчесенә гомумевропа татар берләшмәсен оештыруда Русия хакимият оешмаларының катнашуы да ошамый. “Әгәр дә Прага татар яшьләре исеменнән нәрсәдер эшләвемне телиләр икән, юк дип әйтәчәкмен. Бу миңа безне бер җитәкче кулы астына берләштереп контрольгә алу омтылышы булып күренә. Әгәр ул җитәкчене Мәскәү куя, яки ул җитәкче Мәскәү белән хезмәттәшлек итә икән – бу инде контроль буларак күренә. Әгәр дә Европа татарлары үзләренең берләшмәсен төзи икән, Русия тышкы эшләр министрлыгының монда ни эше бар? “Без татарлар берләшмәсе төзергә җыенабыз, тышкы эшләр министрлыгы рөхсәт иткән”, дигән сүзләр ишеттем. Бик шикле эш бу. Мәскәүнең бер яктан Русиядәге татарларның телләрен кысучы кануннарстратегияләр чыгаруы һәм шул ук вакытта Европадагы татарларның хәлен кайгыртуы бик сәер күренә миңа. Ул берләшмәгә керергә кушсалар, без – Прага татар яшьләре төркеме кермәячәкбез, чөнки аның безгә файдасы юк” диде Тимур Фәхриев.

Клайпеда татар оешмасы җитәкчесе, Европа татарлары берләшмәсен оештыруны башлап йөрүче Флүр Шәрипов исә гомумевропа берләшмәсе аерым илләрдәге татар оешмаларының иреген чикләмәячәк дип белдерде.

Оештыру эшләре Русиянең Брюссельдәге илчелеге ярдәмендә алып барыла. Бельгиядәге татар җәмгыяте Русия вәкилчелекләре белән актив хезмәттәшлек итә. Февраль аенда Русия илчелеге "Бельгиядәге татарлар" дигән оешманың эшен "бик уңышлы һәм файдалы" дип бәяләгән иде. Илче Александр Романов оешма җитәкчесе Лилия Вәлиевага Мактаулы кәгазь тапшырып, аның асылда Русия имиджын ныгытуга зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Наиф Акмалhttp://www.azatliq.org/content/article/24962845.html

Комментариев нет: