пятница, 17 мая 2013 г.

Иркутскида татар фильмнары күрсәтеләчәк


Иркутскида татар фильмнары күрсәтеләчәк
18-19 майда Иркутскида «Татар киносы көннәре» уздырылачак. Шәһәрнең Кино йорты бинасында тамашачылар игътибарына татар нәфис фильмнары тәкъдим ителә.

Чара «Идел-Ангара» татар яшьләр оешмасы тарафыннан Иркутск өлкәсе кинофонды оешмасы ярдәме белән үткәрелә. Аның максаты - халыкны татар милләте белән таныштыру, аларга татар телендәге һәм татарлар тормышы турындагы фильмнар турында сөйләү, башка милләт вәкилләренә татарлар турында аңлату, ә Иркутск өлкәсе татарларында исә туган җирләренә, милләтләренә карата хөрмәт һәм горурлык хисе тәрәбияләү.

Әйтергә кирәк, оештыручылар бу чараны татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне һәм шул ук 26 апрельдә билгеләп үтелә торган Татар теле көненә багышылап уздыра.

18 май көнне тамашачылар игътибарына «Югалту» һәм «Зөләйха» драмалары тәкъдим ителәчәк. 19 май көнне исә алар «Өч аяклы ат» һәм «Минем заманам» фильмнарын карый алачак. http://www.intertat.ru/tt/milli-tt/

Комментариев нет: