понедельник, 6 мая 2013 г.

Мәктәп формасының нинди булачагын төбәкләр хәл итмәячәк

Русия федераль канунында мәктәп формасының нинди булачагы төгәл билгеләнәчәк. Мөслимәләр бу вәкаләтләр төбәкләрнең үзләренә тапшырылыр дип өметләнгән иде.
Яңа канун өлгесе Русия төбәкләрендәге мөслимә укучыларны борчуга сала
Уртак мәктәп формасын кертү турында сүзләр куертыла башлагач, Татарстандагы күп кенә белгечләр төбәкләр аны үзләре хәл итәчәк дип тынычландырырга тырышты, ләкин Русия Дәүләт думасы депутатлары бу вәкаләтләрне субъектларга калдырмаска булган, алар мәктәп формасының нинди булачагын федераль канунга бәйнә-бәйнә кертергә җыена. Мәгариф комитеты вәкиле Ирина Мануйлова сүзләренчә, “төбәкләр бу вәкаләтләрне үз өстенә алуга әзер булмаган” һәм думадан канунда барлык стандартларны ассызыклауны сораган. 

14 май көнне эшче төркем киемгә булган барлык таләпләрне билгеләячәк һәм ул яңадан думада каралачак.

Шулай итеп, милли традиция һәм һава торышы нигезендә, төбәкләргә мәктәп формасын булдыруда вәкаләтләр бирү турындагы үтенечләр искә алынмаган булып чыга.

Мөгаен моңа күптән түгел “туры элемтә” барышында Русия президенты Владимир Путинның әйткән сүзләре дә тәэсир иткәндер. Ул мәктәпләрдә хиҗап киюгә каршы чыкты.

“Кайбер милли төбәкләрдә, әлбәттә милли үзенчәлекләр бар. Әмма хиҗап ул милли традиция түгел. Безнең илдә һәм мөселман төбәкләрендә беркайчан да андый традиция булмады. Мин инде элек әйткәнемчә, мәктәп формасына кайту дөрес булачак дип саныйм. Бу эш инде бара һәм төбәкләрдә ул онытылмас, ә киресенчә тиз генә кереп китәр дип уйлыйм”, диде Путин.

Күрәсең, аның сүзләре бу мәсьәлә белән шөгыльләнүче түрәләргә инде иркенрәк хәрәкәт итәргә мөмкинлек биргәндер, чөнки баштарак мәктәп формасын билгеләүне төбәкләр карамагында калдырылу мөмкинлегенә өмет зур иде. Әлбәттә, моңа каршы булучылар субъектларга андый мөмкинлек бирергә ярамый дип әйтеп килде. Шуларның берсе мәҗбүри мәктәп формасы турында канун өлгесен думага керткән ЛДПР фиркасеннән Михаил Дегтярев.

“Русия - зур ил. Кайбер төбәкләр милли республикалар булып санала һәм анда милли элементлар кертү милләтара низагларны бетерү урынына аларны арттырачак кына”, диде ул.

Әйтергә кирәк, моңа кадәр милли республикаларның берсендә дә мәктәпкә яулыктан йөрү проблемнар тудырганы булмады. Мәсьәлә Ставропольдагы хәлдән соң куера башлады. Күптән түгел Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә дә мөслимә кызлар һәм укытучыларның яулык бәйләве мәктәп тәртибен боза дигән хәбәрләр таралды. Әлеге хәлдән соң Татарстан җәмәгать пулаты һәм Бөтендөнья татар конгрессы бу темага сөйләшү дә уздырды. Конгресс рәисе урынбасары Ренат Вәлиуллин сүзләренчә, анда Татарстан министрлыгы вәкиле бу мәсьәләне күтәрү урынсыз, чикләүләр кертү турында сүз бармый дигән.

Укучылар өчен форма кануны 2013 елның сентябреннән гамәлгә керәчәк. ландыш харрасова

1 комментарий:

Unknown комментирует...

Менэ шулай итеп-газиз миллэттэшлэр,"РЕГИОН"га утыртып калдыралар,аакрын гына!
Куптэн тугел,Илшат Эминов,"7 кэн" тапшыруында-Приволжский безнен регионда-диеп теленнэн дэ тешермэде!Республика,Татарстан сузе бер генэ дэ эйтмэде ул.Бу инде жэмэгать, И.Эминов шундый курсэтулэрне-Татарстан башлыкларыннан алган дигэн суз! Безнен барча житэкчелэребез-бирешкэннэр булып чыга тугелме сон!?