среда, 8 мая 2013 г.

Батырша турында яңа китап чыкты

6 майда Казанда Батырша турында яңа китап тәкъдим ителде. Тәкъдим итү чарасы Татар иҗтимагый үзәгендә узды.
Батырша турында яңа китапның авторы – тарихчы галим Фәйзелхак Ислаев. 

"Батырша темасы өстендә күптәннән эшлим. Якынча 15-20 ел. Бу китабымда яңа чыганаклар кулланылды, төгәллекләр кертелде", – ди китапның авторы, галим Фәйзелхак Ислаев. – Мәсәлән,Батыршаның биографиясенә килгәндә, аны 10 класс белемле дип беләләр иде. Чынлыкта ул 17 ел укыган. Гарәп, фарсы телләрен һәм Коръәнне яттан белгән.”

Китап рус телендә язылган, Башкортстан рәссамы Мэлс Вафин рәсемнәре белән баетылган.

Белешмә. Батырша – 1755-56 еллардагы мөселман баш күтәрүе җитәкчесе, дин галиме. Уфа өязендә татар авылында туа. Рус хөкүмәтенең христианлаштыру сәясәтенә җавап итеп 1755 елның язында мөселманнарны җиһадка (баш күтәрүгә) өнди. Тарихка кергән баш күтәрү Русия империясе тарафыннан бастырыла һәм 1758 елда Батырша каторгага җибәрелә. 1762 елда качып китәргә ниятләп, Шлиссельбург крепосте сакчылары белән тигез булмаган бәрелештә дүртесен балта белән чабып үтереп һәлак була. http://www.azatliq.org/content/article/24980273.html

Комментариев нет: