четверг, 9 мая 2013 г.

Линар Якупов: Татарстанның дөньяда үз имиджы бар


Линар Якупов: Татарстанның дөньяда үз имиджы барфото: president.tatarstan.ru
Дөньякүләм дәрәҗәдә Татарстанны үзенчәлекле бизнесы булган, алдынгы карашлы республика дип кабул итә башладылар, аның мөмкинлекләре белән кызыксынучылар да артканнан-арта.

Хөкүмәт йортында журналистлар белән узган очрашуда әлеге фикерне  Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов җиткерде. Чара исә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика делегациясенең Индонезия һәм Гарәп Әмирлекләренә эшлекле сәфәре нәтиҗәләренә багышланды.

Индонезия белән эшлекле мөнәсәбәтләрне ныгытырга кирәк

Чарада Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев та катнашты. «Сәфәребезнең Индонезиягә буласын белгәч, Президентыбыз нишләп бу илне сайлады микән дип аптыраган идем. Барып күргәч исә, барысы да сүзсез аңлашылды. Әлеге ил белән безнең мөселман илләре арасында гына була торган үзара дустанә мөнәсәбәт. Ә иң мөһиме, Индонезиядә безнең продукцияне көтәләр. Шуңа күрә, бу ил белән ашыкмый гына эшләргә кирәк», - дип белдерде Шамил Агеев үзенең чыгышында.

Линар Якупов сүзләренә караганда, Индонезиягә эшлекле сәфәр вакытында күбрәк экспорт турында фикер алышканнар. Бүгенге көндә Индонезияне Татарстанда җитештерелгән вертолет һәм көймәләр кызыксындыра. Бу аңлашыла да, анда утраудан утрауга йөрү өчен шушы ике төп төр транспорт файдаланыла икән.

Татарстан таныла башлады

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә исә Татарстан делегациясе III AIM (Annual Investment Meeting) инвестицион форумында катнашты. Быел республика форум кунакларына «СМАРТ-Сити Казан» һәм «Иннополис» проектларын тәкъдим иткән, 100дән артык инвестицион проект белән таныштырган. Нәтиҗәдә, Татарстанның күргәзмә экспозициясе төрле халыкара оешмалар тарафыннан иң кызыклы стендларның берсе дип табылган.

«Инвестицион проект каталоглары тиз арада таралып бетте, стенд янында исә һәрвакыт халык иде. Форум нәтиҗәләре, бигрәк тә күргәзмә буенча шуны әйтә алам, Татарстан белән бик күпләр кызыксына. Аның бүген үз имиджы бар. Республикабызны алдынгы карашлы, билгеле бер бизнесы булган структура итеп кабул итә башладылар», - дип сөйләде Линар Якупов.

Кызыксыналар, әмма килмиләр...

Хәер, чит ил инвесторларында кызыксыну уяту гына җитми шул. Ни сәбәпледер, алар Татарстанга үз инвестицияләрен кертергә ашыкмый. Республика бу өлкәдәге нәтиҗәле эшчәнлеге белән мактана алмый әле. Линар Якупов сүзләренә караганда, моның сәбәпләре берничә. Иң төп мәсьәлә булып шул ук имидж белән бәйле проблема кала бирә. «Шунысы сәер, хәтта иң алдынгы карашлы инвесторлар да безнең ил урамнарында халык бер-берсенә карата начар мөнәсәбәттә, ә ил чигендә исә чит ил халкын хәрбиләр каршы ала, дип уйлый. Беренче карашка, бу көлке кебек. Без дә шундый сүзләрне ишеткәч, беренче кычкырып көләбез. Аннары исә ул заманнар узды бит инде, үзегез килеп карагыз дип, кунакка чакырабыз. Алар килә һәм Россия турындагы фикерләре тулысынча 180 градуска үзгәрә дә куя», - дип дәвам итте сүзен Якупов.

Аның фикеренчә, әлеге имиджны үзгәртү, Россияне, Татарстанны таныту бик озак һәм авыр процесс. Бу эшчәнлекне әкрен-әкрен генә тормышка ашырырга кирәк. «Юкка гына без Гарәп Әмирлекләре белән мөнәсәбәтләрне ныгытырга тырышып, 3 ел дәвамында бер ноктага бәрмибез инде», - дип аңлатты Линар Якупов.

Эшлекле сәфәр вакытында Татарстан делегациясе Индонезия һәм Гарәп Әмирлекләре вәкилләрен кунакка чакырып кайткан. Шуңа күрә хәзерге вакытта республикабыз мәртәбәле кунакларны каршы алырга әзерләнү белән мәшгуль.

Рәмзия ЗАКИРОВА

Комментариев нет: