понедельник, 10 июня 2013 г.

"Үзебездән башка телне беркем сакламаячак"

Соңгы вакытта яшьләр белем алу өчен еш кына чит илләргә китә. Алар анда ничек барып чыга, яңа тормышка ничек яраклаша, туган якларын, телләрен онытмыймы? Бүген без чит илләрдә укучы яшьләргә багышланган яңа шәлкем башлыйбыз. Сәхифәнең беренче кунагы – абруйлы Йел университетын тәмамлаган Казан егете Расих Туктамышов һәм аның тормыш иптәше Ләйсән.

Расих белән Ләйсән Коннектикут штатының Нью-Хэйвен шәһәрендә гомер итәләр. Берничә ел элек Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган Расих Туктамышов Америкага укырга китәргә карар кыла. Башта үзе генә китә, бер ел үткәч хатыны Ләйсән аның янына күченә. 

“Укырга керү өчен имтиханнарны биргәч, Америкада яхшы эш тәкъдим иттеләр. Соңрак ординатурага керү теләге туды. Шул максат белән китеп бардым инде. Бәхеткә каршы данлыклы Йел университетына эләктем. Укуны тәмамлаганга ике ел булды. Бүген университет клиникасында эшлим”, ди Расих.

Йел университеты Һарвард, Массачусетс, Стэнфорд һәм Принстон кебек абруйлы уку йортлары белән бертигез бәяләнә. 2013 елда World University Rankings исемлегендә Йел университеты тугызынчы урында тора.

Расихның чит илгә китүен Ләйсән җиңел кабул иткән. Үзе дә Американы күрергә теләп йөргән. Яшь кешенең дөнья күрәсе килә, ди Ләйсән.

Яшьләрнең икесе дә Казанда туып-үскән. Шәһәр балалары булсалар да, татарча яхшы сөйләшәләр. Туган як һәм Американы чагыштырганда, Туктамышовлар кайсы якка өстенлек бирергә белми.

“Яхшы табиб булсаң Русиядә дә, Америкада да кадерле буласың. Монда чиратлар юк, юллар яхшы, тормыш өчен яраклашкан. Биредә дуслар да бар, әмма Казан сагындыра. Елына ике мәртәбә туганнар белән, әти-әниләр белән күрешер өчен туган якка кайтабыз. Бердәнбер минусы шулдыр”, диләр алар.

Расих та, Ләйсән дә Америкада үтүче Сабантуйларның берсен дә калдырмыйлар, татар теленә һәм мәдәниятенә игътибар бирергә тырышалар.

“Татар теле гаиләдән барырга тиеш. Кемдер аны синең өчен килеп сакламаячак. Үзеңнән тора. Татар теле – ул безнең мәдәниятнең бер өлеше. Татарча сөйләшмәсәң, татар рухының иң мөһим кисәген төшереп калдырасың дигән сүз. Һәр телнең үз логикасы бар бит. Татар телсез булмый инде”, ди Расих.

Якын киләчәктә Расих онколог һөнәрен үзләштермәкче. "Америкада белем туплагач, бәлки Казанга кайтырмын", ди ул. http://www.azatliq.org/content/article/25004121.html

Комментариев нет: