пятница, 14 июня 2013 г.

Татарстан журналисты Австралиягә имам булып китә

Татарстан журналисты Австралиягә имам булып китәФото Булат Ишмөхәммәтовның Facebook тагы шәхси битеннән алынды
Булат Ишмөхәммәтов Казанда танылган журналист. Шуның өстенә ул ислам дине тарафдары. 33 яшьлек Булатның Аделаида каласына имам итеп җибәрелүе хакындагы мәгълүматны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең социаль челтәр битенә урнаштырган.

Әлеге хәбәрнең дөреслеген Булат Ишмөхәммәтов Intertat.ru газетасына үзе дә раслады. “Өч атнадан, Алла боерса, Аделаидага очачакбыз. Гаиләм баштарак бу яңалыкка гаҗәпләнде. Хәзер инде хатыным, улым Нариман да Казаннан китәргә әзерләнәбез. “Эфир” каналыннан киттем. Имам булгач, журналистиканы калдырырга туры килер. Әмма мин элегрәк эшләгән "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе белән элемтәдә торачакмын. Хобби рәвешендә булса да, бу өлкәне дә алып барырмын. Яңа урыннан хәбәрләр җибәреп торырга килештек”, - диде.

Аделаида имамының татар телен белүе шарт. Рөстәм Миңнехановның Австралиягә сәфәре вакытында биредә эшләп килүче татар оешмасы үзләренә Татарстаннан имам җибәрүләрен сорый. Татарстан Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының дини берләшмәләр белән багланышлар идарәсе җитәкчесе Илнур Гатауллиннан алынган мәгълүматка караганда, Булат Ишмөхәммәтов виза эшләткән, бер айдан үзенең яңа эшенә керешәчәк.

Булат хәзрәт Киев Ислам университетын тәмамлаган. 2008 елдан “Эфир” телекомпаниясендә эшли. “Город” программасының продюсеры.

Ишмөхәммәтовны Аделаидага имам итеп җибәрү мәсьәләсе узган ел азагында ук карала башлаган.

Мөршидә КЫЯМОВА

Комментариев нет: