понедельник, 3 июня 2013 г.

Рөстәм Миңнеханов чит илдәге Сабантуйларда булып кайтты

 Рөстәм Миңнеханов чит илдәге Сабантуйларда булып кайттыфото: president.tatarstan.ru
Узган ял көннәрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикадан читтә - Төркия һәм Казахстанда гомер итүче милләттәшләребез янында уздырды. Ул Искешәһәр һәм Җаек калаларында гомер итүче татарларның тормыш-көнкүреше белән танышты.

Төркиядә Татарстан Президенты Искешәһәр каласының губернаторы Гюнгёр Азим Туна белән очрашып, үзара хезмәттәшлекне тагын да ныгыту юллары турында фикер алышты. «Төркия - Татарстанның иң алдынгы партнерларының берсе. Мәдәният, мәгариф, фән-техника һәм сәүдә-икътисад өлкәләрендәге хезмәттәшлегебез елдан-ел колач җәя бара. Бу - үзара мөнәсәбәтләрнең бик югары дәрәҗәдә булуы турында сөйли», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында.

Аның сүзләренә караганда, Искешәһәрдәге Сабантуй Төркия халкында зур кызыксыну уятырга тиеш. Чөнки әлеге бәйрәм ике халык арасындагы уртак якларның күп булуын тагын бер кат ассызыклап күрсәтә.

Искешәһәрдә татар мәдәни үзәге ачылды

Сәфәр кысаларында узган тагын бер мөһим чара - Искешәһәр каласының тарихи Одунпазары районында Татар мәдәни үзәген ачу тантанасы булгандыр, мөгаен. Татарстан Президенты татар халкы мәдәнияте турында сөйләүче күргәзмә белән танышты, татарларның көнкүрешенә бәйле экспозицияләрне карады. Бина эченә урнаштырылган мәгълүмат такталарыннан исә Төркиянең татарлар диаспорасы һәм Татарстан арасындагы үзара мөнәсәбәтләр, Казан тарихы һәм Искешәһәрнең танылган татарлары турында укып белергә мөмкин иде.

Рөстәм Миңнеханов Тукайга багышлнган истәлекле урыннар белән танышты


Шул ук көнне Рөстәм Миңнеханов Казахстанның Җаек шәһәренә юл тотты. Аэропортта аны Көнбатыш-Казахстан өлкәсе җитәкчесе Нурлан Ногаев каршы алды. Татарстан Президентының төп максаты - татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай белән бәйле истәлекле урыннарда булу һәм Җаек Сабантуенда катнашу иде. 2 июнь иртәсендә Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Аннары алар бөек шагыйрьнең тормыш һәм иҗатына багышланган музейга юнәлде. Ул Тукайның укытучысы Кызыл мәчет имамы Мотыйгулла хәзрәт Төхвәтуллин яшәгән йортта урнашкан. Сәфәр кысаларында Татарстан башлыгы заманында Габдулла Тукай еш йөргән кызыл мәчет белән дә танышты, намаз кылды. Шунысын да билгеләп узу кирәк - бу Аллаһ йорты Җаекның иң иске мәчете булып санала.

Татарстанлылар Казахстанда үз өйләрендә кебек...

Рөстәм Миңнеханов сәфәре кысаларында Казахстан татарлары белән очрашып сөйләште, Җаек шәһәрендә узган республикакүләм Сабантуенда катнашты. «Казахстанда без үзебезне өйдәге кебек хис итәбез. Монда гомер итүче 226 мең татарның барысы өчен дә уңайлы шартлар тудырылган», - дип билгеләп узды Президент очрашу барышында. Ә Сабантуй исә Казахстан татарларының милли гореф-гадәтләрен саклап калуда аеруча зур роль уйный. Рөстәм Миңнеханов быел бу чараның бик югары дәрҗәдә оештырылган булуын ассызыклап узды, ил җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерде.

Көрәш ярышын исә Президентыбыз аеруча кызыксынып карады һәм чара ахырында әлеге бәйге җиңүчеләренә кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Рәмзия ЗАКИРОВА

Комментариев нет: