четверг, 20 июня 2013 г.

Мәскәү Сабантуенда исерткеч эчемлекләр кулланырга ярамаячак

Россия башкаласында яшәүче татарлар Сабантуй бәйрәмен 29 июнь көнне «Коломенское» музей-тыюлыгында билгеләп үтәчәк. Ул дәвамлылыгы буенча иң озын Сабантуйларның берсе булыр, мөгаен, - бәйрәм чаралары иртәнге 10нан башлап кичке 9га кадәр дәвам итәчәк.

Чара Мәскәү шәһәре хөкүмәте, Татарстанның Россиядәге вәкиллеге, Мәскәү татарлары берләшмәсе тарафыннан оештырыла. Сабантуйга безнең республикадан җаваплы итеп Яр Чаллы шәһәре хаимияте билгеләнгән.

Әйтергә кирәк, Мәскәүдә татарларның әлеге милли бәйрәмен 1930нчы еллардан башлап билгеләп үтәләр. Бөек Ватан сугышы башланганчы ул Үзәк паркта уздырылган булса, 2011 елдан башлап аның рәсми үткәрелү урыны итеп «Коломенское» музей-тыюлыгы билгеләнгән.

Бәйрәмгә Мәскәүдән генә түгел, Россиянең башка тәбәкләреннән дә кунаклар килер, дип көтелә. Татарстан һәм Башкортстан җыр-бию коллективлары тамашачыларны дәртле чыгышлары белән сөендерәчәк. Милли көрәш ярышы исә Сабантуйның иң кызыклы мизгелләренең берсе булырга тора. Теләге булганнар милли сувенирлар сатып ала, татар ашларыннан авыз итә алачак. Чәк-чәк һәм башкорт балы исә берәүне дә битараф калдырмас, дип өметләнә оештыручылар.

Быелгы күркәм чараның төп үзенчәлеге - бәйрәмдә исерткеч эчемлекләр белән сәүдә итү катгый тыелачак һәм, гомумән, парк территориясенә алкоголь белән кертмәячәкләр.

Рәмзия ЗАКИРОВА

Комментариев нет: