четверг, 4 июля 2013 г.

Казанда ике катлы автобус йөри башлады

4 июльдә Казанда туристлар өчен махсус ике катлы автобус тәкъдим иттеләр. Башкала түрәләре белән бергә яңа автобусны журналистлар да сынап карады.
5июльдән башлап Казан урамнарында ике катлы турист автобуслары йөри башлаячак. Кол Шәриф мәчете, Зилант, Шаляпин һәм башка сурәтләр белән бизәлгән ике автобус "Тукай" метро тукталышыннан кузгалып, Казанның ун урынында тукталыш ясап, туристларны "Ирек" мәйданына китерәчәк. 

Билет бәяләренә килгәндә, олылар бу автобусларга 400 сум, балалар, пенсионерлар һәм студентлар 300 сум түләп утыра алачак. Биш яшькә кадәр балалар, сугыш ветераннары, инвалидлар һәм журналистлар өчен бу автобусларда сәяхәт итү бушлай булачак.

Өске катының яртылаш өлеше тулысынча ачыла торган 55 урынлы автобусларда туристлар өчен махсус аудиогид системасы да уйланылган. Автобуска утырган һәр туристка колакчын бирелә. Автобус Казанның тарихи урынына килеп җиткәч йөртүче тиешле төймәгә баса һәм туристларга татар, рус һәм тагын алты чит телдә башкаланың тарихи урыннары турында алдан яздырып куелган мәгълүмат бирелә. Сәяхәт тәмамлангач турист колакчынны үзе белән алып китә ала. Оештыручылар татар, рус, француз, испан, кытай, алман, инглиз, итальян телләренә бер атнадан гарәп теленең дә өстәләчәген әйтте.

Аудиогид дигәннән, әлеге системны бүген Казан мэры Илсур Метшин да тыңлап карады. Татар телен тыңлап карагач, "Саф татар телендә мәгълүмат бирелә, Аллага шөкер" дип канәгатьләнүен белдерде.

Мэр белән бергә бүгенге сәяхәттә Татарстан президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова да бар иде. Ул вакыт-вакыт автобус юлчыларын Казанның тарихи урыннары белән таныштырды.

Казан буйлап әлеге автобусларда сәяхәт 15 чакрымга сузыла. Турист теләгән урында төшеп калып үзе теләгән урынны якыннан карый һәм утыз минутлык интервал белән йөрүче икенче автобуска утырып сәяхәтен дәвам итә ала. Мондый систем халыкара City Sightseeing Worldwide компаниясе хезмәт күрсәтә торган дөньяның утыз иленең йөз шәһәрендә дә бер төрле итеп уйланылган.

Ике катлы автобуслар апрельдән алып октябрьгә кадәр 10:30-21:00, ноябрьдән алып мартка кадәр исә 10:30-18:30 сәгатьләре арасында Казан туристларына хезмәт күрсәтәчәк. райнур шакир

Комментариев нет: