понедельник, 8 июля 2013 г.

Казанда вәгазьләр инглизчә дә укылачак

9 июльдә мөселманнар уразага керә. Аның беренче атнасы Универсиадага туры килү сәбәпле җомга вәгазьләрен инглиз йә гарәп телендә алып бару да карала.


9июльдә изге Рамазан ае башлана. 8 июль кичке намаздан соң Татарстан мөселманнары уразага керә. 

5 июльдә диния нәзарәтендә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин катнашында узган матбугат очрашуында хәбәр ителгәнчә, Рамазан дәверендә Казанда төрле чаралар үтәчәк. Көн саен диния нәзарәте 300- 500 кешелек ифтар үткәрә. 


ВИДЕО: Татарстан мөфтие мөрәҗәгате
Казанда төрле мәчетләрдә, мисал өчен Мәрҗәни, Кабан арты, Казан нуры, Сөләйман, Хөзәйфа (Фучика урамында урнашкан) мәчетләрендә барлыгы өч мең кешелек өстәл әзерләнәчәк. Барлык теләүчеләр бирегә ифтарга килә алачак. Мөфтиятнең хәйриячелек һәм яшьләр белән эшләү бүлеге көн дә аз керемле гаиләләргә  ризыклар, киемнәр таратачак, гарипләргә, балаларга бәйрәмнәр уздырачак.

Быелгы җәй көннәрдә мөселманнарга 20 сәгать тирәсе ураза тотарга туры киләчәк. Камил хәзрәт чарада ураза тотуның кайбер нечкәлекләрен дә аңлатты. 

Казанда Рамазан аеның беренче атнасы Универсиадага туры килә. Камил Сәмигуллин әлеге чарада билгеләп узганча, спортчылар бу очракта юлчыларга тиң (чит җирдә 15 көнгә кадәр вакыт уздыручы юлчы дип исәпләнә). Шуңа күрә, аларга уразаны калдырып торырга мөмкин.  Алар аны башка вакытта тота алачак.


ФОТО: Универсиада авылында ашханә ачылды
Шулай да Универсиада авылында мөселман спортчылар өчен тиешле шартлар тудырылган. Ашханәнең хәләл бүлеге ифтар һәм сәхәр ашлары оештыра. Намаз уку, вәгазь тыңлау өчен Универсиада авылының диннәр үзәгендә дә махсус бүлек бар. Аның имамы итеп Малайзия Ислам университетын тәмамлаган Исмәгыйль Зыятдинов билгеләнгән. Ул татар, рус, инглиз, гарәп телләрендә иркен сөйләшә. Ә инде җомга вәгазьләрен шәһәр мәчетләрендә тыңларга теләүче мөселман спортчыларына Кол Шәриф яки Мәрҗәни мәчетендә вәгазьләрне инглиз яки гарәп телендә үткәрү карала.

Инде хәбәр ителгәнчә, Рамазан аенда Казанда Коләхмәтов һәм Серов урамнары кисешендә урнашкан яңа мәчет ачылачак, шул исәптән, анда Русиядә генә түгел, ә бөтен БДБ илләрендә әлегә кадәр булмаган сукырлар өчен "Ярдәм" дип исемләнгән махсус укыту үзәге дә ачылачак.  


ВИДЕО: Казанда "Ярдәм" мәчете ачыла
Анда күрмәүчеләрне дөньяга яраклаштыру, укырга өйрәтү эшләре алып барылачак. Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте бүлеге җитәкчесе Әхмәт Халиков Азатлыкка хәбәр иткәнчә, әлеге үзәккә Татарстан, Русия генә түгел, ә БДБ илләреннән дә сукыр кешеләр киләчәк.

Камил Сәмигуллин әлеге матбугат очрашуында хәбәр итүенчә, зәкәт түләү өчен кешенең ел дәверендә кулланылмаган, артык акчасы кимендә 120 мең булырга тиеш. Аның кырыктан бер өлеше, ягъни 2,5 проценты зәкәт буларак түләнә. Фитр сәдакасы күләме быел хөрмә, йөзем җимешенә карата 300 сум, ә онга карата 50 сум дип билгеләнгән.

Гает намазы 8 августта үтәчәк, аны Кол Шәрифтә Камил Сәмигуллин алып барачак. Гает бәйрәме уңаеннан республикада беренче тапкыр зур бәйрәм чарасы үткәрү карала.

Комментариев нет: