пятница, 26 июля 2013 г.

"Әсир милләтләр атнасы"н Казанда да билгелиләр

26 июль кичендә Татарстан башкаланың Бауман урамында АКШта үтүче "Әсир милләтләр атнасы"на кушылып татар халкын урыс коллыгыннан котылырга чакыручы пикет узды.

Татар иҗтимагый үзәге оештырган пикетта, "Миңнеханов, Мөхәммәтшин, Шәймиев. Барак Обама татар дәүләтен кайгырта! Ә сез?!", "1992 елгы Татарстан Конституциясен кире кайтарырга", "21-27 июля - неделя порабощенных наций. Возродим татарское государство!", "Татарлар, безнең дәүләтебез Татарстанны яклап бергә күтәрелик!" һәм "Татарстан Суверенное государство, субъект международного права. Конституция РТ 1992г." дигән шигарьләр күтәрелде. 

ТИҮ вәкиле Фәрит Зәкиев "Азатлык" радиосына белән сөйләшүдә, АКШ Конгрессы кабул иткән канун нигезендә "Әсир милләтләр атнасы"ның 1959 елдан бирле бернигә карамый һәр елны уздырылып килүен һәм үзләренең моңа теләктәшлек күрсәтү өчен бүген шушы пикетка чыгуын белдерде.

"АКШның махсус кабул ителгән әлеге канунына элегрәк Полша, Маҗарстан, Грузия кебек илләр кертелгән иде. Ләкин инде бу ил халыклары азатлык яуладылар. Аларның барысының да хәзер үз дәүләтләре бар. Шушындый пикетлар белән безгә дә үз дәүләтчелегебез өчен көрәшергә кирәк. Хәзерге вакытта төрле юллар белән дәүләтчелегебезне бетерү сәясәте алып барыла. Без моңа юл куймаска, көрәшергә тиешбез", дип әйтте ул.

Бер сәгатьләп барган пикетта шигарьләр күтәреп басып торучы ТИҮ вәкилләре янына килеп бу чараны уздырылу максаты белән кызыксынучылар белән беррәттән, төрле бәхәскә керүчеләр дә булды. Әмма әлеге бәхәсләр зурга китмәде. Һәркем үз фикерендә калды.

Шуны да әйтергә кирәк, узган атна ахырында АКШ президенты Барак Обама һәр ел булганы кебек быел да "Әсир милләтләр атнасы"н иглан итте. 1959 елда Конгресста кабул ителеп президент Дуайт Дэвид Эйзенһауэр тарафыннан имзаланган канун нигезендә, коммунистик режимнар һәм демократик булмаган хакимиятләр тарафыннан коллыкка төшерелгән халыкларның хәленә иътибар җәлеп итү өчен ил президенты ул милләтләр азатлык һәм бәйсезлек алганчыга кадәр ел саен коллыктагы милләтләр атналыгын игълан итәргә тиеш.

Яулап алынган милләтләр атналыгы Кушма Штатларда ел саен июль аеның өченче атнасында үткәрелеп килә.

Бу атнада төрле рәсми чаралар, "коллыкка төшкән милләтләрне" яклап демонстрацияләр дә үткәрелә. Ул чараларда элек АКШта яшәүче татарлар да катнашып килде.

1959 елгы канунда Идел-Урал төбәге дә аерым телгә алына, андагы халыкларның азатлыктан мәхрүм ителүе турында әйтелә, ә урыс халкы башка халыкларны коллыкка төшерүче дип атала. АКШта яшәүче урысларның оешмасы инде күптәннән канун текстының шул өлешен гамәлдән чыгаруга өндәп килә, әмма алар әлегә уңышка ирешә алмады. райнур шакир http://www.azatliq.org/content/article/25058240.html

Комментариев нет: