суббота, 10 августа 2013 г.

Зөлфирә Бойко туган авылында мәчет булуын тели


Зөлфирә ханым Украинадагы, аерым алганда Киев каласындагы татар тормышы, андагы чатаклыклар, бүгенгә кадәр барган бәхсләр белән дә якыннан таныш. Шулай ук Чаллыдан китеп Украинада яшәргә мәҗбүр булган татар активисты Нәфис Кашапов эшчәнлеген дә якыннан белә. Белү генә түгел, Нәфис әфәнденең каты авырып хастаханәгә эләгүеннән соң беренче булып ярдәм кулы сузучы да Зөлфирә ханым булган. Нәфис Кашапов Киев хастаханәсендә яткан вакытта “Зөлфирә апа мине аякка бастырды, бар яктан ярдәм итте, ана кеше баласына да андый хөрмәт күрсәтмидер. Олы, алтын йөрәкле кешебез ул безнең”, дип Чаллыга хәбәр юллаган иде. 

Зөлфирә Бойко гаилә югалтуларын да кичерә. Татарчаны камил белгән кызы Элмира 26 яшендә вафат була. Татарларны бик хөрмәт иткән украинлы тормыш иптәше дә моннан берничә ел бакыйлыкка күчә. Авырлыкларга бирешмичә Зөлфирә ханым Кече Нөркәй авылында мәчет салдыру эшләре белән мәшгүл, бу тарафка эшмәкәрләрне, имамнарны җәлеп итәргә омтыла. http://www.azatliq.org/media/video/25070108.html

Комментариев нет: