воскресенье, 3 ноября 2013 г.

Пермь татарлары калфак һәм түбәтәйләрне популярлаштыра

Пермь татарлары калфак һәм түбәтәйләрне популярлаштыра
Пермь краеның Барда районында инде күп еллар дәвамында Түбәтәй музее эшләп килә. Тиздән ул Татар милли кием музеена әверелергә мөмкин.

Быел Каенавыл авылында урнашкан бу музей Пермь крае Мәдәният министрлыгы грантына лаек булган иде. Нәтиҗәдә, әлеге бинадагы экспонатлар саны бермәбер арттырылган. Әле алай гына да түгел, музей җитәкчеләре авылдан авылга йөреп, халыкка түбәтәй һәм калфаклар тегү буенча төрле мастер-класслар уздырган.

Проектны тормышка ашыру юкка түгел. Түбәтәй музее җитәкчесе Венера Сарманова сүзләренә караганда, Каенавылда калфак һәм түбәтәйләр шактый популяр булса да, башка җирлекләрдә алар әкренләп юкка чыга бара. Шуңа күрә, татар милли киеменең төп элементларын җитештерү буенча һөнәрчелекне үстерү, бу эшкә аеруча яшь буын вәкилләрен тарту таләп ителә.

Музей хезмәткәрләре берничә авылда булырга өлгергән инде. Оештыручылар сүзләренә караганда, мастер-класслар халык күңеленә бик тә хуш килгән. Алар игътибарына борынгы түбәтәйләр белән беррәттән заманча милли баш киемнәре турында мәгълүмат та тәкъдим ителгән. Чарада барлыгы 300гә якын кеше катнашкан, дип хәбәр итә Пермь краеның көндәлек интернет-газетасы.

Түбәтәй музееның эш тәртибе дә үзенчәлекле. Алар кунакларны экспонатлар белән генә таныштырып калмыйча, төрле концерт номерлары белән сөендерә һәм татар халык ашларыннан гына әзерләнгән чәй өстәле дә тәкъдим итә икән.

Музей җитәкчеләренең хыялы - әлеге бинада татар милли киемнәре музеен оештыру. Бу эшчәнлек тиздән башланачак та инде. http://www.intertat.ru/tt/milli-tt/item/

Комментариев нет: