четверг, 21 ноября 2013 г.

Татарстан яшьләре төрки халыклар фестивалендә

Татарстан яшьләре төрки халыклар фестивалендә
Шушы көннәрдә Төркиянең Иске шәһәр һәм Анкара калаларында “Төрки илләрнең яшь талантлары” дигән фестиваль бара.

Мәгълүм булганча, 2013 елда Төркиянең Искешәһәре “Төрки дөньяның мәдәният башкаласы” дип игълан ителгән иде. Проектның максаты – төрки телдә аралашучы халыкларны барлау, тикшерү, өйрәнү һәм үзара дуслыгын ныгыту, киләчәк буын өчен аларның мәдәниятын, гореф-гадәтләрен саклап калу, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.

“18-23 ноябрь көннәрендә узучы төрки илләрнең яшь талантлар фестиваленә төрки дөньяның яшь артистлары, фоторәссамнары, халык һөнәрчеләре җыелган. Чарада катнашучы һәр ил вәкилләре ерак гасырлардан бирле сакланып килгән үз мәдәниятын, сәнгатен тәкъдим итәчәк,- ди проект авторлары – Фестиваль ярдәмендә, дуслык, бердәмлек төшенчәләре алга сөрелә”.

Фестивальдә Әзербайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Кырым, Төркия һәм Татарстанның яшь талантлары катнаша. Безнең республикадан җырчы Рүзилә Габдуллина, “Сәйдәш” ансамбле һәм күн, йон эшләнмәләре остасы Динар Галиуллин үз осталыкларын күрсәтә. http://www.intertat.ru/tt/society-tt/

Комментариев нет: