вторник, 5 ноября 2013 г.

“Ак Барс” – югарыда, “Рубин” - сазлыкта


“Ак Барс” – югарыда, “Рубин” - сазлыкта
“Рубин” футбол командасы, “Ак Барс”тан аермалы буларак, җиңүләр белән дә шатландыра алмый, составында үз уенчыларыбыз да чыгыш ясамый. Шунлыктан, спорт сөючеләренең симпатиясе янә хоккейга күчә.

Узган ялларда футбол буенча Россия чемпионатының беренче әйләнеше тәмамланды. “Рубин”га 2013 ел тәмамланганчы тагын җиде очрашу уздырасы калды. Шуның дүртесен безнекеләр үз тамашачылары алдында үткәрәчәк: икесе (“Уиган” һәм “Марибор”га каршы) – Европа Лигасы турнирында, тагын икесен (“Краснодар” һәм “Амкар”га каршы) – ил чемпионаты кысаларында. Инде хәзер үк әйтергә була: соңгыларына тамашачы бик аз киләчәк.

Әйе, “Рубин” уеннарына быел халык бик аз йөри. Тамашачыны гаепләргә ярамый, чөнки Казан командасы бүгенге хәлендә тамаша күрсәтерлек дәрәҗәдә түгел. 15 матчтан соң нибары 17 очко – 11 ел премьер-лигада уйнау дәвамында бу иң начар күрсәткеч, ди саннар белән мавыгучылар. Беренче әйләнешнең соңгы уенында “Ростов” белән 0:0 уйнагач, якташларыбыз беренче урында баручы “Зенит”тан 19 очкога ераклашты. Чемпионатның  икенче яртысында лидерны куып тоту – мөмкин түгел хәл. Хәтта өченче баскычта урнашкан “Спартак”тан да безне 13 очко аерып тора. Ягъни медальләр турында инде бүген үк онытсак та ярыйдыр. Хәер, икенче әйләнештә киләсе елга Европада уйнау хокукын бирә торган урыннарны яулый алсак та, инде могҗиза булып тоелыр, мөгаен.

Европа Лигасында хәлләребез бик әйбәт дип каршы килүчеләр табылыр. Әйе, анысында “Рубин” 1/16 финал өлешенә чыгу бурычын үтәде дип әйтергә була. Төркемдә уйныйсы калган 3 матчта безнекеләрнең бер җиңү булса да яулый алуына өметләр зурдан. Әмма быелгы сезонда рәттән сигез очрашуда җиңү яуладык дип артык шапырынырга кирәкми дип саныйбыз. Чөнки әлегәчә көндәшләребез җитди түгел иде. “Ягодина”, “Раннерс”, “Молде”, “Марибор”, “Зюльте Варегем”, хәтта инглиз чемпионатының беренче дивизионында уйнаучы “Уиган” да – уртакул командалар. Килешәсездер, күпчелек россиялеләр кайберләре турында быел беренче тапкыр гына ишеткәндер. Плэй-оффта “Тоттенхэм”, “Валенсия” кебек командаларга каршы уеннарда гына күренәчәк безнең көчебез. Европа Лигасын отарга тырышабыз дигән сүзләргә ышанасы килә, анысы. Кем белә, бәлки тамашачы нәкъ менә плэй-оффтагы матчларга килер дә...

Җиңүләр кирәк

Җиңүләр кирәк тамашачыга. Әлеге аксиоманы быелгы сезонда “Ак Барс” хоккейчылары уңышлы раслап килә. Сезон башында халыкның хоккейга агылмавын аңларга була иде әле. Легендаларга әверелгән Морозов белән Зарипов Казаннан киткәч, күпләр катгый рәвештә “Татнефть-арена”га йөрмәячәкмен дип белдергән иде. Андыйлар кумирларының китүен кичерә алмады, башкалар исә беркемгә билгеле булмаган уенчылардан ни көтәсен аңышмый торды. Әмма акрынлап кына вәзгыять уңай якка үзгәрде, бар да үз хәленә кайтты.

Россия җыелмасы Еврохоккейтурның “Карьяла Кубогы” уеннарында чыгыш ясау сәбәпле килеп туган тәнәфескә “Ак Барс” лидер булып китте. Соңгы җиде уенны безнекеләр Казанда уздырдылар. Җиде очрашуның бары берсендә генә Казан командасы җиңелү ачысын татыды. Хәер, “Витязь”га каршы уен башында 3:0 исәбе белән отып барган җирдән буллитлар сериясендә оттыруны нәкъ менә очраклы хәл дип атарга мөмкин. Калган очрашуларда исә безнекеләрнең өстенлеге шик уятмады.

Бигрәк тә соңгы ике уен шатландырды. “Динамо” белән ЦСКАга каршы уеннарда “Татнефть-арена” да шыплап диярлек тулган иде. “Динамо” – “Ак Барс” кебек үк, Гагарин Кубогын икешәр тапкыр откан команда. Составларында әллә ни йолдызлар да юк, югыйсә. Сүз уңаенда, быелгы “Ак Барс” нәкъ менә йолдызларсыз уйнап уңышка ирешкән “Динамо”ны хәтерләтә. Гаҗәеп мавыктыргыч уен Казан командасының 3:2 исәбенә җиңүе белән тәмамланды.

Үзебезнекеләр кирәк

ЦСКА белән очрашуларны Казан тамашачысы һәрвакыт зарыгып көтә. Беренчедән, соңгы дистә елларда әллә ни уңышка ирешә алмаса да, мәскәүлеләр барыбер илнең иң танылган командасы булып кала. Икенчедән, быел анда “Ак Барс”ның алмаштыргысыз капитаны Алексей Морозов чыгыш ясый. Әле кайчан гына меңләгән татарстанлының кумиры булган уенчыны Казан бозында күрү кызык та, үкенечле дә иде.

Казан командасы ЦСКАны да ышанычлы җиңүгә иреште: 4:1. Ошбу уенда ике алканы Морозов белән бер үк чорда уйнап зур уңышка ирешкән Алексей Терещенко кертте, шул ук Морозовларны алмаштырыр дип уйланылган Александр Бурмистров та ике  очко (1+1) җыйды. Шөкер, 36 яшьлек Морозов үзенең элеккеге командасына каршы матчта бер генә очко җыя алды. Тагын бер кызык факт. Әллә махсус, әллә очраклы рәвештә “Ак Барс” – ЦСКА уенын карарга тагын бер легендабыз Данис Зарипов та килгән иде. Морозов белән бергә киттеләр, бергә кайттылар да...

Соңгы ике очрашуда тагын бер уенчы истә калды. Мәскәүлеләргә каршы уеннарда капкада Барулин белән Гарипов алмаш-тилмәш уйнадылар: “Динамо” белән очрашуда Эмиль тамашачылар арасында утырса (әтисе, татарча көрәш буенча спорт остасы Рамил Гарипов белән берлектә), Морозовның ничек уйнаганын Константин читтән генә күзәтте. Ә икенче капкачы булып ике уенда да Тимур Билалов дигән татар егете теркәлгән иде. Шул рәвешле, икенче командада чыгыш ясаган 18 яшьлек тагын бер егетебез төп составта чыкты. Берничә елдан “Ак Барс”ның нигезен татар һәм Татарстан егетләре тәшкил итсә, гаҗәпләнмәбез кебек. Чөнки бүген үк командада 8-9 егетебез төп составта чыгыш ясый. Үз егетләребезгә өстенлек бирү – тамашачыны уеннарга тарта алуның тагын бер сәбәбе.

Бу яктан караганда да, “Ак Барс”ның киләчәге, “Рубин”ныкы белән чагыштырганда, өметлерәк һәм яктырак.

Радик САБИРОВ

Комментариев нет: