четверг, 24 апреля 2014 г.

Татарстан Республикасы Президентына, Дәүләт шурасы рәисенә, Татарстан Республикасы Дәүләт кинәшчесенә


АЧЫК ХАТ
Мин-Зилә Зәйнулла кызы Гариф, пенсионер укытучы,1953—елда Аксубай районы, Яңа Кармәт авылында туганмын.
Татар тарихы буенча эзләнүләр,татар халкы киләчәге нең борчулы проблемалары 2013-елны ТИҮ даирәсенә китерде хәм милләт өчен янып йөрүчеләр рәтенә бастым.Шунда-ТИҮ эшчәнлеге Т.Р.хөкүмәте тарафыннан һәртөрле кысрыклануын күрдем. ТИҮдә татар халык вәкилләре милләтебезнең матур язмышын кайгыртып,ачлы-туклы тырышып йөрүләрен Татарстан хөкүмәт җитәкчеләре күрмәмешкә салынганы аңлашылды! Бу хәлгә аптырап берничә вәкил БТК җитәкчелегенә бардык. Бер генә соравыбыз бар иде,:”Нишләп ,конгресс дөньякүләм татар мәнфәгатен алга сөрептә,Татарстан үзәгендә милли оешманы белергә дә теләми?!” Югыйсә ТИҮ , БТК җитәкчелеге астында, аңа бушлай халык ярдәмчесе булып эшен башкарырга тиеш тер бит?! Бу-һаман да ,татарларның бердәмлеге юк дип күрсәтү түгелме соң? БТК җитәкчеләре”-Безнең үз эшебез, сезнең үз эшегез!”-диделәр дә! БТК –татар милләтен бер максатка туплау урынына- киресен эшли түгелме соң? Б.Т. Конгрессыннан халык хәрәкәтен шундый таркату җиле исә бугай. Моңа тарих үз бәясен бирер,әлбәттә.Әле НКЦ да тупланган ТНВ милли оешма бар икән.”-Нишләп соң сезне халык белми-“ дигәч аларга,шул үк җырны сузалар”-Безнең үз эшебез, сезнең үз эшегез!” Татар татарның башын ашаган 1552 еллар гыйбрәтен кем оныткан?!
Бу хәлнең дәлиле булып,күп тә үтмәде,2013 ел октябрь аенда ,Татарстан суверенитетын яулап алуда әйдәп барган,Б.Т, Конгресын оештырган ТИҮнең, тарихи бинасын сатып та җибәргәннәр! Кем саткан соң? ! Милләт дип ,җан атып йөрүче халык вәкилләренең башына сугу булды бу хәл. Бу инде,”- Сез –халык, йөремәгез буталып, уйламагыз, башыгызны күтәрмәгез,тавышыгызны да чыгармагыз!”- дип әйтү! Ярый ишеттек,ләкин моны БТК түгел,үзебезнң татарлар дип шатланып куйган җитәкчеләребез халык башына шулай суга булып чыкты!
Хөрмәтле Татарстан президенты Рөстәм Нургали улы,Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Хайрулла улы, ил агасы-Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрип улы! Без татар халкы,Татарстан Республикасы җитәкчеләре үз татар кешеләре булганга шатлана идек,татар милләтенең якты киләчәгенә ышанып яшәп килдек! Әмма- соңгы елларда бу ышанычыбыз тәмам сүнде!
Республикада мөселман кардәшләребез массакүләм кулга алулар, хөкем органнарының оятсыз рәвештә канун бозулары, башбаштаклыгы, вәхшилеге –татар халкын тетрәндерде!
Милләтебез йөзек кашы булырдай кызы- Фәүзия апа Бәйрәмовага –экстремист кушаматы тагулар,законсыз архивын алып китүләр,хөкемгә тарткан булып –исәнлеген какшатулар бара! Урынлы рәвештә:-Татарстаныбызда хөкүмәт җитәкчеләребез бу хәлләрне халыкка ничек аңлата соң?- дигән сорау туа! Ә Т.Р.президенты 29 мартта Кырым Корылтаенда:”-Мы считаем, что наша Республика- одна из продвинутых республик и мы себя чувствуем достаточно комфортно.” Кемнәр икән соң алар,”комфортно” яшәүчеләр?! Ә без, ТИҮ вәкилләре-“-татар халык милләте,дәүләте бетерүлегә юнәлтелгән -дигән нәтиҗә ясарга мәҗбүр! Һәм бу хәл белән татар милләте- берничек тә килешә алмаячак! Тарихи дәүләтле,шанлы татар милләте Русиянең колониаль изүенә ничәмә йөз еллар буена бирешмәде! Хөрмәтле президент әфәнде!
Дәүләт шурасы рәисе! Хөрмәтле Дәүләт киңәшчесе!
29- мартта “Россия 24” телеканалындагы сөйләшүдә РТ президенты”- когда есть взаимоуважение между народами-будет стабильность и процветание”. –“тынычлык,дуслык... бердәмлек булырга тиеш.”- диеп әйткәнен ишеттек.
Рәхим итеп халыкка аңлату белән чыгыуыгыз сорыйбыз!-Бу нинди чиктән ашкан закон бозулар,законлы конституциягә төкереп караулар! Шул ук 29 марттагы Кырым Корылтаенда”-Мы активно работаем с нашими татарами за пределами нашего региона и государства”- диелгән иде!Беренчедән,Татарстан Республикасы регион дип әйтеләме икән инде?!
Ә Татарстан Республикасы татарлары белән кем эшләргә тиеш соң алайса?
Тагы да”-Думаю,на уровне наших религиозных аксакалов мы долҗны сблизиться”- дигән иде бит. Ә 31-мартта шуны “раслап” Казан тимер юл вокзалында 3 ай ОАО”РЖД” президенты Якунин В.И. рөхсәт белән эшләгән намазханә ябылып куелды!
Тагыда аңлатыгыз халыкка- иң ахыргы чиктәге оятсыз вакыйганы! Улда булса, 12 апрельдә БТИҮнең 11 че Корылтаена төрле төбәктән җыелган, 18 яшьтән 98 яшькәчә, милләт вәкилләре-галимнәр,шагыйрләр, укытучылар һәм гап-гади татар кешеләренең Казан уртасында урамга куылып чыгарылып мәсхәрә ителүен! Җыелган татар милләтпәрвәрләре акырынмады, бәрелмәде-сугылмады, гасырлар буена җыелган түзем,ныклыгын күрсәтеп- өсләренә: “Я хочу Вас предупредить Вы нарушаете Федеральный Закон....” дип кычкырган полиңейский каршында тораташ басып-милләт гимны “Туган тел”не җырлап җибәрде.Һәм корылтай вәкилләре янында хөкумәтебез җитәкчеләре җибәргән бердәнбер кеше- полиция полковнигы Самотошенко В.Г. торды. Ә бердәм булып татар депутатларыбыз булыр урында- полицейскийларның зур төркеме торды. Ә бит искә төшерсәк 2009 елдагы керәшеннәрнең 2 Корылтаенда А.Терентьев,Р.И.Вәлиев, А.Мирсәетов, Н.Владимировлар катнашып матур биналарда уздырылды. Бу матур күренеш. Керәшен туганнарыбыз белән дә эшлибез икән, Кырымга да:- в меру моих возмоҗности буду оказывать помощь процветание вашему народу, а мы будем помогать:. диелде. Начар түгел. Әйбәт. Соң Татарстанның татарлары хәлен кем сорар да, кем “поможет” ?!
Кырымда әйтелгән иде”- Он ( Путин) попросил внимательно выслушать Ваши треборвания, видения вашего будущего!”.
Өстәрәк язылганча керәшеннәргә, Кырым татарларына ярдәмләшәсез, хәлләрен белешәсез, үз милләтегезнедә ишетергә вакыт! Мәсьәлән 11 Корылтайны үткәртмәс өчен Татарстан Администрацисе нинди генә киртәләр кормады һәм без килешелгән,акча түләгән барлык биналар берьюлы, бер көнне ишекләрен бикләп куйдылар.
Дәвам итеп БТИҮнең масхәрә ителгән 11 Корлтай вәкилләре, милләтебезнең зур ихтирамга лаек шәхесләре фикерләрен китерәбез(www.аzatliq.org видео).
“2012 елдагы Россия дәүләте милли стратегиясе”- ул, халыкларны каршы куеп Россияне тагын да хәлсезләндерүнең бер ысулы”
“Милләтнең юкка чыгу ягында булуына татар халкы үзе җаваплы” Ф.Бәйрәмова.
Ф.Сафиуллин: - Бүгенге хакимитяне хакимият иткән оешма, бүген урамда калды.
Хакимиятнең бүгенге шул гамәле Татарстанда милли хәрәкәтне радикальләштерүгә юнәлтелгән булып чыга. Бу халыктан курку, аны рәнҗету, хөрмәт итмәүне аңлата.”
Мәскәү вәкиле Миначев М.:- Бүген татар милли хәрәкәтен аяк астына салганнар... моңа кемнеңдә хакы, хокукы юк!”.
Уфа вәкиле Р.Хөсәенов:- Россия Украинада яшәүче халыклар хокукын сакларга тырыша.Ә Россидә яшәүче халыклар хокукы саклана микән? Шунысы бик кызык!
1000 ел элек тә дәүләтле булган татар үзенең Корылтаен да җыя алмый, хокукы юк! Бу
Мәскәү даирәләренең икейөзлелеге!
Мари-Эл вәкиле Р.Юлдашев:- Кызганчка каршы,татар милли хәрәкәте белән өстәге җитәкчеләрнең юлы ике якка китте. Андый җитәкчеләр исеме инде киләчәктә кара исемлектә тарихка керер. Менә шундый ул,ачы хакыйкать хөрмәтле җитәкчеләр! Ахырда хөрмәтле ил агасы И.Таһиров сүзләре: - Монда халык дошманнары да җыелмаган, Россия дошманнары да җыелмаган... Ни кызганыч, яхшы бина биреп үткәрмәүләре. Зур хата бу, ул төзәтелергә тиеш !.
Туган илендә яшәгән барча татар кардәшләрем белән бергә,11 Корылтайның 300 дән артык вәкиле белән бергә-Татарстан Президентының милләт киләчәге турында фикерләрен халыкка массаккүләм ачык игълан итүен таләп итәбез!

БТИҮ активистлары исеменнән :укытучы,пенсионер ЗИЛӘ Гариф
Хатка 12 имза һәм 5 биттә Корылтай документлары теркәлә. 16 апрель 2014 ел



Комментариев нет: