пятница, 11 июля 2014 г.

Илһам Шакиров ифтар мәҗлесендә катнашкан (ФОТО)

    Илһам Шакиров ифтар мәҗлесендә катнашкан (ФОТО)
Рамазан ае вакытында Татарстан буенча ифтар мәҗлесләре үткәрү күркәм гадәткә керде.
Бу атнада Биектау районы халкы өчен зур ифтар үткәрелде. Ифтарны район мөхтәсибәте җирле хакимият ярдәмендә оештырды.
Ифтар мәҗлесендә нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, имам-мөхтәсиб Тәлгать хәзрәт Гайфуллин, район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, имамнар, районда яшәүчеләр катнашты. Чарага барлыгы 300дән артык кеше җыелган иде, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте.

Авыз ачу мәҗлесенә кадәр Нияз хәзрәт җыелган халыкка Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен җиткереп, Рамазан хакында сөйләде. Дини һәм денле булуның хикмәтләре турында җиткерде. Ифтарда катнашучылар Коръән-хафизлар әзерләү үзәге шәкерте Сәетдавыд Сөеновның һәм Төркиядән килгән кунак, Коръән-хафиз Идрис хәзрәтнең сүрәләрне укуларын бирелеп тыңлады.

Казанда урнашкан “Ярдәм” мәчетендә Рамазан ае буена ифтар мәҗлесләре үткәрелә. Шундый авыз ачу мәҗлесләренең берсенә Татарстан һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Гукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Илһам ага Шакиров килде. Данлыклы җырчы күрмәүчеләрнең “Ярдәм” мәчетенә һәм үзәгенә моннан алдарак та килеп киткән иде. Илһам ага сүзләренчә, ул зыялы кешеләр килә торган ифтарларга һәм дини бәйрәмнәргә йөрергә ярата. “Ярдәм” мәчетендә игелекле гамәлләр башкарыла, биредә инвалидлар белән эшлиләр, шуңа күрә мин монда зур теләк белән киләм”, - дип билгеләп узды Илһам ага.



Башкалабызның Әл-Мәрҗәни Җәмигъ мәчетендә Рамазан ае дәвамында ифтар ашлары уздыру инде матур бер традициягә әйләнгән. Быел да ул дәвам итә. Моның өчен мәчет комплексы биләмәсендә 350 кешене сыйдырышлы чатыр корылган. Биредә аерым затлар, шәхси эшмәкәрләр, предприятие-оешмалар да ифтар ашлары үткәрә ала. Әлеге саваплы гамәл кысаларында мохтаҗлар, аз керемлеләр, ятимнәр йортларында тәрбияләнүчеләр, балалар һәм мәдрәсә шәкертләренә Рамазан күчтәнәчләре өләшенә, олы табын корып, туклану оештырыла, вәгазьләр сөйләнелә.

Әл-Мәрҗәни мәчетендә Ифтар ашлары уздыру мәсьәләләре буенча имам Рамил хәзрәт Миңгәрәевкә 249-56-32 телефоны аша шалтыратып мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Комментариев нет: