суббота, 22 ноября 2014 г.

Уфада татар мәнфәгатен яклау пикеты үтте

Башкортстандагы Татар иҗтимагый үзәге 21 ноябрь милли мәнфәгатьләрне яклап каршылык чарасы уздырды.
Каршылык чарасында катнашучылар
Каршылык чарасында катнашучылар мөнир вафин
Пикет Уфаның Черниковка бистәсендәге Химиклар мәдәният сарае каршындагы мәйданда узды. Каршылык чарасында ике дистәгә якын кеше катнашты. Кулларда: “Ябылган татар мәктәпләрен кире ачуны таләп итәбез”, “Татар балаларына – татар мәктәпләре!”, “Милли сәясәттәге икейөзле стандартка – хурлык!”, “Оптимальләштерү сылтавы белән татар мәктәпләрен ябуны туктатыгыз!”, “Татар телендәге бердәнбер “Рәйхан” телетапшыруын кайтарыгыз!”, Татар балаларына – татар мәгарифе!” кебек шигарләрне күрергә була иде. Чараны оештыручы Алмаз Хәбибуллин:
Алмаз ХәбибуллинАлмаз Хәбибуллин
“Без ел саен татар милләте мәнфәгатьләрен яклап каршылык чаралары уздырып киләбез. Бу – шуларның берсе. Таләпләр башлыча тел һәм милли мәгариф өлкәләре буенча. Шулай ук Башкортстан телевидениесендә элек булган “Рәйхан” исемле бердәнбер татар тапшыруын кайтаруны таләп итәбез. Миллионнан артык милләттәшләребез яшәгән республикада татар телендәге 20 минутлык бердәнбер тапшыру иде ул. Хәзер анысы да юк. Бары тик шушы гына да республикадагы татар халкы хәлен ачык сөйли. Республика парламенты башкалада каршылык уздыру өчен биш мәйдан билгеләгән иде. Шуның икесе генә шәһәр үзәгендә. Безгә ул урыннарда чара уздырырга рөхсәт бирмәделәр.”
Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рәмил Хөсәенов:
Рәмил ХөсәеновРәмил Хөсәенов
“Таләпләребез һаман шул ук элекке. Чөнки алар тормышка ашмый. Иң төп таләп – татар телен Башкортстанда һәм барлык Русиядә дәүләт теле итеп игълан итү. Бу каршылык чарасы белән без җәмәгатьчелекнең һәм хакимиятнең шушы мәсьәләгә игътибарын юнәлтүен телибез. Русия президенты Владимир Путин 4 ноябрь тарих музеенда яшь галимнәр һәм укытучылар белән очрашуда 1612 елда булган бер вакыйганы искә төшерде. Ул 1612 елда Мәскәүне поляк басып алуыннан милләте белән татар булган Кузьма Минин коткаруын искә әйтеп, күпмилләтле Русиядә без бердәм булырга тиеш диде. Бердәмлек өчен тигезлек кирәк. Ә без үзебезне тигез дип исәпләмибез. Урамга безне менә шушы тигезсезлек чыгарды”.
Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Фәрит Зарипов чарага махсус шигырь язып алып килгән. Анда шундый юллар да бар:
Федератив булган илебездә
Бер милләт тә үги булмасын,
Милләт белән милләт арасына
Кара көчләр киртә кормасын!
Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең бу 2014 елда уздырган бердәнбер каршылык чарасы. ТИҮ 2013 елның 30 маенда милли хокукларны яклап пикет уздырган иде. Шуннан соң үзләрен иң радикал һәм күп эшләүче оешма дип санаган ТИҮнең башка каршылык чаралары уздырганы булмады.
Чарада нинди дә булса документ кабул ителмәде. http://www.azatliq.org/content/article/26705184.html

Комментариев нет: