вторник, 9 декабря 2014 г.

Арзан чакта язылып калыгыз!


подписка
«Безнең гәҗит» газетасы почта белән берлектә 5нче декабрьдән газетага язылу хакын арзанайта. Бары 15нче декабрьгә кадәр генә аңа 2015нче елның беренче яртысы өчен 6 айга 441 сумнан язылып калып була. Бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. Русия почтасының мондый мөмкинлек бирүе бик соң мәгълүм булды. Шуңа күрә укучыларыбызны алдан кисәтә алмадык. Моңарчы язылып өлгергәннәр үпкәләмәс, дип өметләнәм. Ташламалы язылу Русиянең барлык почта бүлекчәләрендә дә кабул ителергә тиеш. Әгәр арзан хак белән яздыру кыенлыклары тудырылса үзәк почтага, анда да каршылык туса редакциягә шалтыратыгыз.
Газетаның Татарстандагы индексы – 16299. (Каталогта 66нчы бит). (Русиядә индекс: 60074)
Онытмагыз, мондый мөмкинлек бары тик 15нче декабрьгә кадәр генә. Аннан соң 6 айга язылу хакы кабат 465 сум булачак. Һәм ташламалар булмаячак. Редакциягә шалтыратып нигә еллык итеп язылып булмый дип тә сорыйлар. Мин 2015нче елның икенче яртысы өчен бүгеннән үк кайгырмаска киңәш итәм. Чөнки бәяләр күтәрелгәнче алдан язылу мөмкинлеге булдырылачак. Бәлкем, ташламалы яздыру акцияләре дә оештырылыр. Бары тик 2015нче елның беренче 6 ае өчен генә язылыгыз. Газета киләсе елда да айның бер чәршәмбесендә 16 битле урынына 24 битле булып чыгачак. Калган чәршәмбеләрдә сезгә 16 битле төсле газета килеп торачак. Редакциябез тагын да кыю, мавыктыргыч язмалар тәкъдим итәр. Ел ахырында сезгә анкеталар да таратылып, сезнең фикерләрегез аны тагын кызыклырак итәргә ярдәм итәр.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ. http://beznen.ru/

Комментариев нет: