четверг, 18 декабря 2014 г.

Мәскәүдә Каюм Насыйри институты үзәге ачылды

17 декабрьдә Мәскәүнең татар этно-мәдәни юнәлешендә белем-тәрбия бирүче 1186нчы санлы мәктәбендә Каюм Насыйри институтының белем бирү-мәдәни үзәге ачылды.

Мәскәүдә Каюм Насыйри институты үзәге ачылышы
Мәскәүдә Каюм Насыйри институты үзәге ачылышы
Бу институт Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән барлыкка килгән һәм алга таба андый үзәкләрне татарлар күпләп яши торган байтак кына төбәкләрдә, шул исәптән чит илләрдә дә ачарга планлаштырыла. Беренче үзәкнең Мәскәүдә, татар мәктәбе нигезендә ачылуы чынлап та зур вакыйга.
Азатлыкта Википедия: Каюм Насыйри
Андый үзәкләр дөньякүләм билгеле булсалар да, алар күп түгел. Милли телләрне, милли мәдәниятне өйрәнү үзәкләрен булдырган институтлардан Германиядә – Гете, Төркиядә – Юныс Әмре, Русиядә – Пушкин, Кытайда – Конфуций, Испаниядә – Сервантес институтларын атарга була. Мәсәлән, Сервантес институтның дөньяда испан телен, испан мәдәниятен өйрәтүче 77 үзәге эшләве дә мәгълүм.
Рушан Әббасов (с), Фәрит Мөхәммәтшин, Равил Әхмәтшин, Лемма ГирфановаРушан Әббасов (с), Фәрит Мөхәммәтшин, Равил Әхмәтшин, Лемма Гирфанова
Татарстан бу вакыйгага зур игътибар биргән. Каюм Насыйри институтының Мәскәүдәге үзәген ачуга Татарстанның дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанның вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин,Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан Федераль университеты профессоры Фоат Галимуллин, Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара институты директоры Рәдиф Замалетдинов, профессор Әлфия Юсупова килгән иделәр. Шулай ук Мәскәү ягыннан да Мәскәүнең мәгариф департаменты җитәкчесе урынбасары Михаил Тихонов, префектның беренче урынбасары Александр Найденов, генерал-полковник Рәсим Акчурин, мөфти урынбасары Рушан Әббасов һәм башкалар катнашты, чыгыш ясадылар.
Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салуМуса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу
Чара башланыр алдыннан килгән кунаклар мәктәп каршындагы Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар һәм мәктәп, аның музейлары белән таныштылар. Мәктәптә өч музей эшләп килә. Казан кунаклары буш кул белән килмәгән, алар бу үзәк өчен дәреслекләр, барлыгы 300 китап алып килгән. Һәм мәктәпнең үзәге өчен интерактив такта алу хокукы биргән сертификат та бүләк иттеләр.
Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында: "Бу институтның беренче үзәген Мәскәүдә ачу безнең өчен бик мөһим. Һәр халык үзенең телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калырга тырыша. Без аңа зур игътибар бирәбез. Үз ягыбыздан без бу юнәлештә ярдәм итеп торачакбыз. Ләкин эш акчада гына түгел, туган телне өйрәнү, белү һәр кешенең күңелендә, җанында булырга тиеш", диде.
Рәдиф ЗамалетдиновРәдиф Замалетдинов
Рәдиф Замалетдинов үзенең чыгышында: "Без бу үзәкне бөтен дөньяга таралган татарларны берләштерү, туган тел, мәдәниятне аларга җиткерү теләге белән ачтык. Каюм Насыйри исеме һәр татарга да таныш. Ул бөтен гомерен укытуга, мәгарифкә багышлаган. Билгеле мәгърифәтче. Ул укытучы да, галим дә. Шушы үзәк нигезендә татар телен өйрәнү курслары ачылачак. Язучылар, сәнгать эшлеклеләре белән очрашулар күз алдында тотыла. Мәскәүдән соң киләсе үзәк Казакъстанда, аның башкаласы Астанада ачылачак. Бу турыда инде карар кабул ителгән. Алга таба без институтның үзәкләрен Төркиядә, Финляндиядә ачарга да планлаштырабыз. Ләкин әле болары планда гына. Үзәк ачар өчен ул илләрдә өйрәнүләр алып барырга кирәк булачак", диде.
Татарстанның фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов үзенең чыгышында бу үзәкнең эше өчен Татарстанның 164 миллион акча бүлеп биргәнен дә әйтте.
Чарада катнашучыларЧарада катнашучылар
Профессор Фоат Галимуллин үзенең чыгышында: "Каюм Насыйриның әсәрләрен татар дәреслекләренә заманында профессор Мөхәммәт абый Гайнуллин керткән иде", диде. Бу институтның аның исеме белән аталуында тирән мәгънә бар. Чөнки Каюм Насыйри язучы да, галим дә, укытучы да, тәрбияче дә булган. Бу үзәкнең чынлап эшләп китүе хакимиятләрнең хуплавыннан тора. Бүгенге көндә Каюм Насыйрига багышланган әдәби әсәрләр юк. Шулай да Әхмәт Фәйзинең “Тукай” романында бер символик урын бар. Анда Каюм Насыри укытыр өчен балаларны җыеп йөри. Кечкенә Тукайны очратып, аңа карандаш бүләк итә. "Аны һәвәскәр галим дип әйтсәләр дә, Казанның империя университетында ул хакыйкый әгъза булып торган. Киләсе елга аның тууына 190 ел булачак. Киләсе ел әдәбият елы да. Шуның өчен Каюм Насыйрига багышланган чаралар мул булыр дип уйлыйм", диде Фоат Галимуллин.
Мөфтиләр шурасыннан Рушан хәзрәт Әббасов мөфти Равил хәзрәт исеменнән бу үзәк ачылу уңыеннан котлауларны җиткерде.
Очрашу чыгышлары һәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Мәктәп балалары кунакларга тулысы белән татар телендә концерт күрсәттеләр. Габдулла Тукайның “Кәҗә белән Сарык” әкияте сәхнә әсәре буларак күрсәтелде. Балалар татарча акцент белән сөйлиләр дигән тәнкыйтькә, мәктәп директоры Лемма ханым Гирфанова: "Ул балаларның барысы да дип әйтерлек рус балалары. Икесе генә татар баласы иде. Чөнки мәктәптә укучыларның яртысы гына татар балалары. Ә татар телен алар барысы да өйрәнә. Шуңа күрә акцент бар инде ул", диде. Ул шулай ук, "Каюм Насыйри үзәгенең мәктәптә ачылуы безнең мәктәпне башка мәктәпләргә кушмас өчен төпле гарантия бирде. Чарада Мәскәүнең мәгариф, департамент вәкилләре дә катнашуы моңа күрсәткеч дип ышанам. Чөнки без бүгенге көнгә кадәр мәктәбебез татар этно-мәдәниятен югалту алдында тора дип бик борчылган идек, хәзер тынычланырга урын бар", диде.
1186нчы санлы мәктәптә Каюм Насыйри үзәгенең җитәкчесе итеп бу мәктәптә 6 ел татар теле укытучысы булып эшләгән Ләйлә Сәетова билгеләнгән. Очрашуда катнашкан Мәскәү педогогика университеты доценты Ландыш Латфуллина әйтүенә караганда, университетта татар төркемендә укучылар бу мәктәптә татарча укыту практикасын да үтәләр. "Быел татар төркеменең соңгы чыгарылышы. Берничә ел инде татар төркеменә укучылар җыелмаган. Русиянең мәгариф министрлыгына киләсе уку елыннан бюджет урыннарына 20 студент алу турында сорап гариза җибәрдек", диде Ландыш Латфуллина.
Концертта шулай ук мәктәптә директор урынбасары булып эшләгән Татарстанның атказанган артисткасы Роза Хәбибуллина да чыгыш ясап, татарча җыр башкарды.
Мәскәүнең татар мәктәбендә Каюм Насыйри институтының үзәге ачылу катнашучылар һәм мәктәп балалары белән берлектә “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

Комментариев нет: